Спас районында “Бердәмлек юлы” хәрби-патриотлык фестивале узачак
Чара ТР Яшьләр эше министрлыгы гранты хисабына уздырыла.
8 октябрьдә Спас районының “Болгар” савыктыру лагеры базасында “Бердәмлек юлы” хәрби-патриотлык фестивале узачак. Чара республиканың Яшьләр эше министрлыгы гранты хисабына үткәрелә.
Фестиваль программасы 11 сәгатьтә тантаналы парад белән башланып китәчәк. Программага теоретик конкурслар, сафта йөрү, спорт бәйгеләре, хәрби-тактик уеннар кертелгән.
Фестиваль ахырында җиңүче һәм призерларны бүләкләү тантанасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев