Спас районы егетләрен армиягә озаттылар
Хәрби хезмәткә җиде егет китте.
Бүген Спас районының хәрби-хисап өстәлендәге "Юнармия" кабинетында язгы чакырылыштан егетләрне армиягә озаттылар.
Безнең районнан җиде егет Кораллы Көчләр сафларына хезмәт итәргә китте.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов исеменнән хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның туганнарына нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Ул егетләргә батыр хезмәт итүләрен һәм өйләренә исән-имин кайтуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев