Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас эшмәкәрләренә салым салуның яңа системасы турында сөйләделәр

Чара район мәдәният йортында узды.

12 май көнне Район мәдәният йортында Спас районы һәм Болгар шәһәренең кече бизнес вәкилләре өчен салым салуның яңа режимнары буенча семинар узды.

Семинарга җыедган эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр алдында Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары Сергей Карпухин һәм ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 12нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары (Чистай) Алексей Сысуев чыгыш ясады.

- Агымдагы елның 1 апреленә Спас районында 1164 кече һәм урта бизнес вәкиле теркәлгән. Аларның 835 е – үзмәшгульләр, 262се – шәхси эшмәкәрләр, тагын 67 кече предприятие бар. Күп булмаса да, аз да түгел. Соңгы елларда гражданнарның үзмәшгульлек белән кызыксынуы күзәтелә. Кешеләр үзләренә эшләргә, үз эшләрен үстерергә телиләр. Нәтиҗәдә, кайберләре, үзмәшгульлектән чыгып, эшмәкәрләр булып теркәлә. Ягъни, үзмәшгульлек-үзенә күрә күчеш чоры, башлангыч платформа, анда булдыклы кешеләр яхшы акча эшләү мөмкинлеге алалар. Кызганычка каршы, кайбер эшмәкәрләр, үз карашлары аркасында, ташламалы кредитлар рәвешендә дәүләт ярдәменнән аз файдаланалар. Быел федераль программаларда катнашу өчен нибары берничә кеше гариза биргән, – дип сөйләде район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

Алексей Сысуев үзмәшгульлек мәсьәләләренә җентекләп тукталды, гражданнарның бу сыйфатта эшләвенең өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде.

Ә Сергей Карпухин салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул кече һәм урта бизнес салым түләүчеләренә 2022 елның 1 июленнән  ачык булачак. Әлегә бу старт проектында Россиянең дүрт регионыннан: Мәскәү, Мәскәү, Калуга өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан эшмәкәрләр генә катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев