Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спартакиада иң яхшыларны билгеләде

Болгар коррекция мәктәп-интернаты район мәгариф учреждениеләренең кышкы спартакиадасында җиңүче дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны мәгариф бүлеге һәм Антоновка мәктәбе коллективлары алган. Ә барлыгы ярышларда 130дан артык кешене берләштергән егерме команда катнашкан. Спортның аерым төрләре буенча шәхси зачетта Валентина Вихлянская һәм Александр Ермилин (өстәл теннисы), Гүзәл Ризванова һәм Антон Фарисеев...

Болгар коррекция мәктәп-интернаты район мәгариф учреждениеләренең кышкы спартакиадасында җиңүче дип табылды.
Икенче һәм өченче урыннарны мәгариф бүлеге һәм Антоновка мәктәбе коллективлары алган. Ә барлыгы ярышларда 130дан артык кешене берләштергән егерме команда катнашкан.
Спортның аерым төрләре буенча шәхси зачетта Валентина Вихлянская һәм Александр Ермилин (өстәл теннисы), Гүзәл Ризванова һәм Антон Фарисеев (шорт-трек), Алсу Лешева һәм Валерий Наумов (шахмат), Нурзилә Садретдинова һәм Марс Мазаев (дартс), Александр Алиев (турникта күтәрелү), Жанна Гурская (отжимание) җиңүче булганнар.
Спартакиада мәгариф бүлеге һәм балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге инициативасы буенча үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев