Социаль хезмәткәрләр булыша...
“Крещение суы могҗизасын – һәр өйгә!” акциясе кысаларында, социаль хезмәткәрләр үзләре хезмәт күрсәтә торган өйләрдә булдылар.
Крещение бәйрәме көннәрендә православие динендәгеләр изге суны күбрәк туплап калырга тырыша. Мондый су могҗизалы көчкә ия, диләр. Әмма бөтен кешенең дә чиркәүдән су алып кайтырга мөмкинлеге юк. Өйләреннән чыга алмый торган ялгыз яшәүче олы яшьтәге кешеләргә социаль хезмәткәрләр ярдәм итәргә тырышалар. Алар, мәсәлән, махсус савытларга тутырылган изге суны үзләре хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләргә таратып чыкты.
Әлбәттә инде, моның өчен барысы да бик шат булды, хезмәткәрләргә рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев