Сәламәт буласың киләме?
Балалар китапханәсендә Сәламәтлек көненә багышланган чара үтте.
Анда иерей Сергий, полициянең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Рәмис Нивмәтуллин, ЮХИДИ инспекторы Зилә Фәсхетдинова катнашты.
Алар очрашуга килгән беренче мәктәпнең җиденче класс укучылары белән яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып баруның нинди зур әһәмияткә ия булуы, зыянлы гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турында әңгәмә үткәрделәр. Ә 2нче мәктәпнең волейболчы кызлары Светлана Молодова, Валерия Кирюшина, Анастасия Пенькова, Анна Прохорова кешегә спортның нинди файда китерүе турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Очрашуда катнашучылар китапханәдә бу темага оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев