Скандинавия йөреше турында
Физик активлыкның яңа төре белән күпләр кызыксына башлады
Скандинавия йөреше Болгарда һәм Спас районында яшәүчеләр арасында популярлык казана башлады. Шәһәр урамнарында таяк тотып йөргән кешеләрне хәзер еш очратасың. Мондый йөрешнең файдасы күп, дип расларга тырышалар. Әле күптән түгел генә болай “йөрүчеләрнең” тренерлары да барлыкка килде. Чаңгыда узышу буенча Россиянең спорт мастеры Виктор Ермилин район ветеран оешмалары активистлары өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрде. Спортның файдалы бу төре нәрсәсе белән файдалы, ничек шөгыльләнә башларга кирәклеген аңлатты.
1.Сәламәтлекне ныгыта
Скандинавия йөреше артрит, артроз, буыннар сызлавыннан һәм шикәр авыруыннан интегүчеләрне аякка бастырырга ярдәм итә, диләр. Йөргән вакытта организмга артык зур көч килми, ул нервны тынычландыра, йөрәккә операция ясаткан, инсульт һәм инфаркт кичергән кешеләр өчен менә дигән дәвалау көченә ия.
Таяклар белән йөргәндә кул һәм иңбашы сөякләре хәрәкәткә килеп ныгый, тез буыннарындагы авыртуларны киметә. Гомумән, кешенең бөтен организмын хәрәкәткә китерә һәм чыныктыра.
“Регата” балалар техник иҗат станциясе директоры, чаңгыда узышу буенча Россиянең спорт мастеры Виктор Ермилин:
–Скандинавия йөрешен сайлаган кешеләр күп нәрсәне ота. Ул сәламәтлеккә әйбәт тәэсир итә, активлыкны сакларга булыша, өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча файдалы. Шунысын әйтергә кирәк, скандинавия йөрешенең бернинди каршылыклары юк – теләсә нинди яшьтҗге кешегә туры килә. Озакламый физкультураның бу төре тагы да популярлашачак.
2.Ябыгырга ярдәм итә
Әгәр үзегезне тиз арада тиешле формага китерергә уйласагыз, тиз арада скандинавия йөрешенә керешергә кирәк. Йөргәндә мускулларның 90 проценты хәрәкәткә килә. Шуңа күрә, калория йөгергәндә, велосипедта йөргәндә, башка физик күнегүләр ясагандагыга караганда да бер ярым тапкырга күбрәк кими. Дөрес тукланган очрата, тиз арада йөз процентлы нәтиҗәгә ирешергә була.
Цитата
Краснослабодский авылында яшәүче Әлфия Галәветдинова:
–Бер айдан артык шөгыльләнәм. Кайбер нәтиҗәләр дә күренә башлады. Үземне әйбәт хис итәм, бераз ябыктым. Авылда Наталья Вихлянская, Асия Мостафина, Елена Коткова, Надежда Гушина, Әнвәр Закиров һәм башкалар белән бергә йөрергә кузгалабыз. Уөн саен 45 минут йөреп керәбез. Якынча өч чакырым ара үтәбез. Без түземсезлек белән җәй җитүен көтәбез, яңа маршрутлар булдырырга җыенабыз.
3.Акчаны янга калдыра
Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башлау өчен күп акча кирәкми. Таяклар (уртача бәясе 700 сум) һәм җайлы аяк киеме генә кирәк. Шәһәрдә яшәүче пенсионерларга бөтенләй дә бернәрсә дә сатып аласы юк. Район ветераннар оешмасы скандинавия йөреше өчен 150 пар таяк сатып алды. Оешма ТР Министрлар кабинетының махсус грантына лаек булды. Спас районы ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова сүзләренә караганда, инде беренче инструктажлар уздырылган, ветераннар атнасына ике тапкыр секциягә йөри. Көн саен йөрүчеләр бар бар.
Цитата
Спас районы ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова:
–Инде күптән скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә теләүчеләр санын арттыру турында уйлыйбыз. Узган ел бер төркем ветераннар өчен Полянкада мастер-класс уздырдык. Күпләрдә кызыксыну уята алдык. Без Болгарда башта чаңгы таяклары белән йөри башлаган идек. Шул чагында грантка гариза бирергә булдык. Бу акчага таяклар сатып алып, аларны авыллардагы 15 ветеран оешмасына бүлеп бирдек. Әле тагын Спас районы гербы һәм ветераннар оешмасы билгесе төшерелгән футболкалар да таратып чыктык. Инде менә скандинавия йөреше буенча региональ бәйгедә катнашу өчен спорт киемнәре кайтарыылуын көтәбез. Безнең максат – ветераннарның сәламәтлеген яхшырту, физкультура белән шөгыльләнүгә тагын да күбрәк кешене җәлеп итү.
4.Аралашу
Скандинавия йөреше – күмәк шөгыль. Походларга төркемләп: гаилә, туган-тумачалар, күршеләр белән барырга була. Бергәләшеп йөргәндә, моңарчы аз таныш булган кешеләр турында тагын да күбрәк белә башлыйсың. Гомумән, ниндидер кызыксыну барлыкка килә.
Иске Рәҗәптә яшәүче Флера Хәйретдинова:
–Скандинавия йөрешенең файдасы турында ишеткәнем бар. Инде менә шөгыльләнеп карау мөмкинлеге барлыкка килде. Әлегә юллар чиста, иркенләп йөри алабыз. Арабызда оста чаңгычылар да бар. Кыскасы, өйрәнеп киләбез...
5. Саф һавада йөри үзе ни тора
Күбебезнең көне эштә үтә, кайткач та әле өйдә мәшәкатьләр көтеп тора. Саф һава сулап керергә вакыт бик аз кала. Аеруча кышын шулай. Ә бит скандинавия йөреше сезнең тормышны тагын да җанландырып җибәрә ала. Спорт залларына барып йөрүнең кирәге юк. Даими рәвештә саф һавада булу организмны кислород белән баета, матдәләр алмашынуын яхшырта, кәефне күтәрә.
Текстограф
Скандинавия йөреше өчен таяклар сайлыйбыз:
1.Таякларны буйга карап сатып алырга кирәк: үз буең*0,66
2.Таяклар җиңел булырга тиеш – карбонлысы яхшырак
3.Таякның җыелмый торганын (тоташ) алырга тырышыгыз
4.Кул белән тота торган җире җайлы булырга тиеш
5.Таякларның төрле очлысын алырга кирәк
Подверст
Мәгълүмат өчен
“Йөрәктән-йөрәккә” проектын тормышка ашыру кысаларында, скандинавия йөреше белән Спас картлар һәм инвалидлар йортында да шөгыльләнә башладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев