Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Шәһәрне төзекләндерү - уртак бурычыбыз

    Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен тәртипкә китерү максатыннан, 2020 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

    Аның Болгарда нинди нәтиҗәләр белән тәмамлануы турында газета хәбәрчесе Марина ЗАЙЦЕВА сөйли.

    Агымдагы елның иртә язы һәм җылы һава торышы шәхси йортларда яшәүче шәһәр халкының каралты-курасын төзекләндерүгә бер айга иртәрәк керешүенә ярдәм итте. Кемдер бакча эшләренә ныклап тотынды -  чүп-чар (агачлар, куаклар, яфраклар һәм чүп үләннәре) чыгарды, коры агачлар һәм куакларны кисте, чәчәк түтәлләре ясады. Икенчеләре үз йортларын һәм йорт яннарын тәртипкә китерә башлады, ә кемдер төзелеш эшләренә кереште. 
    Гадәттә, сакчыл хуҗаның йорт-җире дә тәртиптә була.   Чөнки йорт яны һәм ишек алдын тәртипкә китерү зур акча таләп итми, бары тик теләк һәм тырышлык кына куярга кирәк. Ә чәчәк түтәлләре ясау күпчелек хатын-кызга бары шатлык кына китерә. Алар моңа инде кыштан ук хәзерләнә башлыйлар: төрле чәчәкләрнең үсентеләрен утырталар, аннары һәр чәчәкне күз карасы кебек саклап, тәрбияләп торалар.  Күп кенә хуҗалар йорт янннарын үз куллары белән ясаган әкият геройлары, хайваннар сыннары белән бизиләр. Октябрьнең 40 еллыгы, Смирнов, Нагаев, Мир урамы буенча урнашкан шундый йортлар яныннан беркем дә  битараф кына үтә алмый. Шулай итеп, алар үзләренә генә түгел, тирә-яктагыларга да сөенеч китерәләр! 
    Йорт-бакчасын тәртипкә китерү белән шөгыльләнүче кешеләр өчен иң зур проблемаларның берсе – чүп-чарны чыгару. Ә чүп-чар теләсә кайсы хуҗалыкта күп җыела. Кайбер кешеләр бакча калдыкларын контейнерлар янына китереп ташлый, контейнерлар тирәсендә коры агачлар, ботаклар һәм хәтта иске җиһазлардан торган чүп өемнәре хасил була. Нәтиҗәдә, коммуналчылар һәм гади гражданнарның мәнфәгатьләре арасында каршылыклар килеп чыга. Коммуналчлар әйтүенчә, алар эре чүп-чар, бакча калдыкларын түгәргә тиеш түгел. Халык исә чүп чыгару өчен түләнә торган шактый зур суммага сылтап, моны эшләргә хакыбыз бар, дип раслый.  Ике як та үзләренчә хаклы. Алар кайчан да булса килешүгә килә алырмы, әйтүе кыен. Шулай да 28 май көнне иртән шәһәрдәге бер генә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгында да чүп-чар күренмәде. Бар булган өемнәрне себереп түккәннәр, контейнерлар да яртылаш буш. 
    Майның яшенле яңгырлары белән юылган, чәчәк атучы бакчаларга һәм яшеллеккә күмелгән Болгар хәзер иң уңай тәэсир калдыра. Чүп-чар түгелгән, юл буйларындагы үлән чабылган, иске коры тирәкләр киселгән, мәгариф учреждениеләре территорияләренең коймалары буялган. Болгарда юлларны тәртипкә китерү эше дә дәвам итә: кайбер урамнарда чокырлар күмелгән, ә кайбер урамнарда яңа асфальт та җәелгән.  
    Агымдагы елның февраль аенда район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов шәһәр эшмәкәрләре белән сәүдә объектларының тышкы кыяфәте һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Күп кенә кибетләр тәнкыйтьтләнде, ә хуҗаларына сәүдә биналарын һәм алар тирәсендәге мәйданнарны туристлык сезоны башлануга тиешле кыяфәткә китерү бурычы куелды. 
    Моны барысы да эшләгәнме соң? 
    Шәһәребездә шактый шыксыз тышкы кыяфәтле сәүдә нокталары бар әле: белдерүләр ябыштырылган диварлары пычрак, болдырлары тузган, тәрәзә рамнары иске.  Шулай да кибетләрнең күбесе – заманча кирпеч яки каркас технологиясе буенча төзелгән биналар. Аларга керү юллары асфальтланган, кайберләренә вак таш түшәлгән. Хуҗаларның күбесе кибет яннарын бизәргә, алдында чәчәкләр утыртырга яки чәчәкле вазалар куярга тырыша. Кайберләре исә фантазияне эшкә җигеп, декоратив үсемлекләрдән төрле композицияләр ясап, кибет территориясен чын оҗмах почмагына әйләндерә. 
    Тышкы яктан матур, кешеләргә уңайлы булсын өчен барлык шартлар тудырылган кибеткә керү һәр кешегә дә күңелле бит... 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: