Реклама
Шәһәр эчендә генә түгел, читтәге урам юллары да төзекләнә башлады.
Хәзерге вакытта "Сувар Б" оешмасы эшчеләре тырышлыгы белән Мало-Садовая, Лихачев урамнарына вак таш, ә "Алексеевскдорстрой" оешмасы Космодемьянская һәм Зотов урамнары юлларына асфальт җәя. Бу урамнар язгы һәм көзге пычракларда кешеләргә дә, машиналарга да зур уңайсызлыклар тудырды. Хәзер бу проблема калмаячак.