Семён Батрякин: «Әйбәт пациент — сәламәт пациент»
Яшь ветеринар малларны дәвалауның үз җаен белә.
Маллар да авырый. Әмма кешеләрдән аермалы буларак, кайсы җир авыртуын әйтеп бирә алмыйлар. Мондый очракларда аларга ветеринарлар ярдәмгә килә.
Семён Батрякин — яшь белгеч. Тольяттида туган. Алтынчы сыйныфка барырга җыенып йөргәндә, аларның гаиләсе Матвеевка авылына күченеп килгән. Ульяновск шәһәрендәге Петр Столыпин исемендәге дәүләт аграр университетны тәмамлагач, яшь белгеч безнең шәһәргә килгән. Узган елның мартыннан бирле Семён Спас ветеринария берләшмәсе җитәкчесенең дәвалау-профилак-тика эшләре буенча урынбасары булып эшли.
Малларны яратырга кирәк
Кече яшьтән йорт хайваннары арасында кайнашып үскәч балаларның кайберләре үскәч ветеринар һөнәрен сайлый, дип әйтү дөреслеккә туры килми. Терлекне яраткан, аның авыруын үз йөрәге аша уздыра алган кешеләр генә мал табибы булып китә ала торгандыр ул.
— Кечкенә чакта балалар эт, мәче, куян ярата. Ә инде бераз үсә төшкәч, бөтенләй башка нәрсә белән мавыга башлыйлар. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә «Айболит» булырмын, дип уйламаган идем, — ди Семён. — Хәзер инде бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Ялгышмаганмын. Берәр малны дәвалагач, үзем дә иркен сулап куям.
Яшь белгеч фикеренчә, мал табибы эше җиңел түгел. Шул ук вакытта ул кызык һәм үзенчәлекле дә әле.
Ветеринар булып тумыйлар...
Яхшы белгеч булу өчен яхшы укырга кирәк. Университетта булачак ветеринарлар — анатомия, физиологияне, өлкән курсларда терапия, хирургия, акушерлык, патология анатомиясен өйрәнә. Төпле белем алып, маллар белән эшли башлагач кына яхшы белгеч булып җитешәләр.
— Бөтен кешенең дә маллар белән эшлисе килмәс, — ди Семён. — Алар кайчак шундый пычрак була, өстәвенә әле әшәке ис тә аңкып тора. Берәр төрле дәвалау курсы уздырганда тынычландыра алмыйча аптырап бетәсең. Тешләп алырга яки тибеп җибәрергә дә озак сорап тормыйлар. Шуңа күрә бу һөнәрне сайларга бик атлыгып тормыйлар.
Һәр көн үзенчә мәшәкатьле
Ветеринарның эш көне төрлечә башлана. Ни көтәсен алдан белеп тә булмый. Кайчан әнә Семенга иртәдән кичкә кадәр гел кәгазь эше белән шөгыльләнергә, компьютерда документлар тутырырга туры килә. Юлдан кайтып кермәгән чаклары да бар. Белгечләр еш кына район авылларына бара. Малларга вакцинация ясыйлар, анализ алалар, яшь бозауларга чиплар беркетәләр, тоякларын чистарталар, ясалма юл белән орлыкландыралар, дизенфекция ясыйлар. Теләсә кайсы вакытта телефоннан шалтыратып та чакыралар. Бармый калырга ярамый. Кешеләр ярдәм көтә. Кыскасы, эш җитәрлек.
— Безнең шәһәрдә әле тагын дөя һәм тәвә кошлары да асрыйлар. — Мин аларга планлы вакцинация ясадым, анализга кан алдым. Карап торырга бераз куркыныч булса да, үзләрен тыныч тоталар, — дип сөйли ветеринар.
Маллар да авыртуны тоя
Терлекне тикшереп дөрес диагноз кую өчен зур осталык кирәк. Мондый очракларда тәҗрибә һәм белем ярдәм итә.
— Диагноз куйганда беренче чиратта клиник билгеләргә, авыруның тарихына игътибар итәргә кирәк. Авыру кайчан һәм ничек башланган? Терлекне җентекләп тикшерү таләп ителә, аннан соң аның йоны, тиресе, лайлалы тышчасына карап та кайбер нәрсәгә ачыклык кертергә була, — дип сөйли Семён.
Эчке органнарны кул белән капшап, аларның зурлыгын, авырту дәрәҗәсен ачыклыйлар. Терлекнең тән температурасы организмда ялкынсыну процессы башлануы турында искәртә. Кайбер очракларда кан, сидек анализына карап та диагноз куялар. Малларны әле тагын ультратавыш ярдәмендә тикшерәләр.
Ветеринария клиникасына малларны стерильләштерү, тырнакларын кисү, теге яки бу чирдән дәвалау өчен прививка ясатырга да алып киләләр.
- Профилактика күп вакытны ала, — ди Семён. — Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калуың яхшырак. Сүз дә юк, теләсә нинди хайван уколны авыр кичерә. Әмма вакцина ясамыйча да булмый. Препаратлар ярдәмендә без бит малларны үлемнән саклап калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев