Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Санаторий мәктәбен ремонтка яптылар

Ниһаять, санаторий мәктәп-интернатында да капиталь ремонт эшләре башланды. Ул 1963 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле аңа ремонт ясалмаган. Дөрес, агымдагы ремонт эшләре ел саен башкарылды, ә капиталь ремонт ясау ихтыяҗы инде күптән килеп туган иде. Бу максаттан республика бюджетыннан 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Мәктәп директоры Владимир...

Ниһаять, санаторий мәктәп-интернатында да капиталь ремонт эшләре башланды.
Ул 1963 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле аңа ремонт ясалмаган. Дөрес, агымдагы ремонт эшләре ел саен башкарылды, ә капиталь ремонт ясау ихтыяҗы инде күптән килеп туган иде. Бу максаттан республика бюджетыннан 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Мәктәп директоры Владимир Четанов сүзләренә караганда, ремонт мәктәпнең түбәсеннән алып подвалына кадәр ясалачак һәм киләсе уку елында бу махсус типтагы гомумбелем учреждениесе үз укучыларын тулысынча яңартылган бинада каршы алачак. Билгеле булганча, монда бөтен республикадан килгән балалар укый һәм әлегә аларга үз мәктәпләренә китәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев