Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз: юлда балалар!

Дәүләт автоинспекциясе һәм Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге юлларда балалар катнашында фаҗигаләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән акция үткәрделәр. Икенче урта мәктәп тирәсендә үткән машиналарны туктатып, инспекторлар машина йөртүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Төрле хәлләргә тикшерү ясалды. Мәсәлән, юл уртасында уйнаган балаларны күргәч нишләргә, аларның юлда саксыз кылануын, ярамаган урында юл аша чыгуын...

Дәүләт автоинспекциясе һәм Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге юлларда балалар катнашында фаҗигаләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән акция үткәрделәр.
Икенче урта мәктәп тирәсендә үткән машиналарны туктатып, инспекторлар машина йөртүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Төрле хәлләргә тикшерү ясалды. Мәсәлән, юл уртасында уйнаган балаларны күргәч нишләргә, аларның юлда саксыз кылануын, ярамаган урында юл аша чыгуын күргәч үзеңне ничек тотарга һәм башка сорауларга җавап бирелде. Шулай ук транспорт чараларында балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүләре дә тикшерелде. Һәр машина йөртүчегә буклетлар һәм истәлек кәгазьләре, бәхетле балачакны символлаштырган йомшак уенчыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев