Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз: бруцеллез

Россия Федерациясендә бруцеллез авыруы буенча хәлләрне әлегә кадәр имин дип әйтеп булмый.

Мәсәлән, июнь аенда гына 15 авыру чыганагы ачыкланды. Бруцеллез очраклары Чечен республикасы, Тыва, Калмыкия, Әстерхан һәм Пенза өлкәләре, Хабаровск һәм Краснодар краенда теркәлде. Терлекләрне бу куркыныч авырудан ничек сакларга соң?

Сергей Евграфов,

дәүләт ветеринария

инспекторы.

Йогышлы авыруларның барлыкка килүенә еш кына терлек хуҗаларының терлекләрне тиешенчә тикшертмәве, ел саен үткәрелә торган тикшерүләрдән баш тартуы, терлекләрне иреккә чыгаруы, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре рөхсәтеннән башка гына терлекләрне башка урынга күчерү, сату, сатып алу һәм сугымга җибәрү сәбәпче булып тора. Бруцеллез авыруы да еш кынга шушы сәбәпләр аркасында килеп чыга.

Бруцеллез – терлекләрнең хроник йогышлы авыруы, аңа сыерларның бозау төшерүе, соңгылыкның тоткарлануы, зәгыйфь бозаулар тууы, орхит кебек билгеләр хас, тик күбесенчә ул бернинди клиник билгеләрсез уза. Бруцеллез кешеләргә дә йогарга мөмкин. Бу авыру белән авыл хуҗалыгы терлекләре авырый, шулай да аеруча сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар арасында киң тарала. Кагыйдә буларак, авыруның барлыкка килүенә терлекләрне асрау шартларының ветеринария-санитария таләпләренә туры килмәве, сыер ташлаган соңгылыкларны, төшкән бозауларны вакытында җыеп куймау, дезинфекция режимын үтәмәү сәбәпче булып тора. Аеруча аборт куркыныч, чөнки яралгы, яралгының тышчасы һәм сулар белән бергә бик күп бруцеллалар бүленеп чыга. Авыру терлекләр бу микроорганизмны сөт белән дә бүлеп чыгара. Кеше авыру терлекләрдән алынган кайнамаган сөт һәм аннан ясалган сөт ризыклары (сыр, май, эремчек, брынза), шулай ук тиешенчә пешерелмәгән яки кыздырылмаган ит ашаганда зарарлана. Авыру шулай ук тире һәм йон эшкәртү производствосында, авыру терлекләрне караганда һәм аларның бүлендекләре белән пычранган әйберләр (мәсәлән, авыру терлекләрдән алынган тиресне бакчада кулланганда) эләгергә мөмкин.

Бруцеллезны дәвалау чаралары әлегә кадәр юк. Имин хуҗалыкларга авыруны кертмәү максатыннан терлекләрне, аларның урыннан-урынга күчерелүен, кайтарылу һәм алып кителүен даими контрольдә тоталар.

Имин булмаган хуҗалыкларны карантинга ябып, авыру терлекләрне юк иткәнчегә кадәр, канны серология ысулы белән даими тикшереп торалар.

Авыру таралмасын өчен, беренче чиратта, терлек хуҗалары тырышлык куярга тиеш. Беренче чиратта, ветеринария хезмәтенә даими рәвештә эпизоотиягә каршы чаралар уздыруга рөхсәт бирергә. Сыер-сарыклар бозау төшергән, соңгылык тоткарланган һәм хайванда бруцеллез булуына ишарә иткән башка билгеләр күренгәч үк, аны башка терлекләрдән аерып ябып, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Терлекләрне урыннан-урынга күчергәндә, асраганда һәм ашатканда зоогигиена һәм ветерринария таләпләрен үтәү зарур. Терлекләрне сату, алу һәм урыннан-урынга күчерү өчен барлык ветеринария рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш. Сугымны бары моның өчен билгеләнгән тик махсус урыннарда башкарырга ярый, терлекләрне ишек алдында сую рөхсәт ителми.

Ит-сөт ризыкларын да махсус урыннарда (базар, кибет һәм башкалар) сатып алырга ярый. Шулай ук чит кешеләрдән сатып алынган сөтне кайнатмыйча эчәргә дә ярамый.

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бруцеллез авыру