Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: “Безгә саф татар мәктәпләре кирәк”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга чиста татар мәктәпләре кирәклеге турында әйтте.

 

«Полилингваль мәктәп кенә татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеге бирми. Безгә чиста татар мәктәпләре кирәк, алар бар, ләкин аз. Бу мәсьәлә буенча комиссия эшли», — диде Президент.

Республика башлыгы җитәкчеләр өчен дә татар телен өйрәнү курслары оештырылуы турында әйтте. «Татарча белү генә түгел, фикереңне дә җиткерергә кирәк бит әле. Ул эшне алып барырга кирәк. Җыелышта, коллегия утырышларында, сессияләрдә татар телендә чыгыш ясауны таләп итәбез. Үзебездән тора. Телебезне кирәк дип саныйбыз икән, кулланырга тиешбез», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Безгә һәммәбезгә дә тиз генә рус телендә шалт-шолт. Гаиләдән башларга кирәк. Татар телен укытырга кирәк. Әгәр татар хатын-кызы өйдә татар телен кулланмаса, мәктәптә генә татар телен өйрәтеп булмый. Үзебездән башларга кирәк. Телне өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр булырга тиеш», — дип әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев