Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә киләсе өч елга ана капиталы күләме билгеле булды

Индексация илдә фактик инфляцияне исәпкә алып исәпләнгән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе өч елга ана капиталын индексацияләүнең үз вариантын тәкъдим итте. Бу хакта РФ Пенсия фондына сылтама белән РБК агентлыгы хәбәр итә.
Тәкъдим буенча, киләсе2023 елда беренче балага ана капиталы суммасы – 616,3 мең, икенче балага 814,4 мең сум тәшкил итәчәк.
2024 елда бу сумма беренче һәм икенче бала өчен 653,9 һәм 864,1 мең сум булачак дип көтелә.
2025 елда ана капиталы суммасы 680,1 һәм 898,7 мең сумга кадәр артачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда беренче балага ана капиталы 524,5 мең сум тәшкил итә. Гаиләдә икенче бала туып, беренче бала өчен ана капиталы алынмаган очракта, аның суммасы 693,1 мең тәшкил итәчәк. Икенче бала туганда беренче балага капитал алынган булса, гаиләгә 168,6 мең сум акча биреләчәк.
РФ Президенты Владимир Путин  узган елның декабрендә имзалаган закон нигезендә, ана капиталы суммасы факттагы инфляцияне исәпкә алып һәр елның февралендә яңадан исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев