Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә 2022 елдан минималь хезмәт хакы артачак

Арту суммасы 1100 сум тәшкил итә.

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан киләсе елда минималь хезмәт хакының артуы турында боерык имзаланды. Документ нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан аның суммасы 13890 сум тәшкил итәчәк. Имзаланган документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Хәзерге вакытта илдә минималь хезмәт хакының күләме 12792 сум тәшкил итә. Киләсе елдан аның күләме 13890 сум, икенче трле әйткәндә, 1100 сумга артыграк булачак.

Башта минималь хезмәт хакының күләме 13617 сум итеп планлаштырылган иде. Дәүләт Думасында икенче укуларда дәүләт башлыгының аны 800 сумга түгел, ә 1100 сумга арттыру турында тәкъдиме кабул ителде.

“Прайм” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда кабул ителгән методика буенча, минималь хезмәт хакы медиана хезмәт хакы – узган елның уртача хезмәт хакының 42 процентыннан чыгып исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев