Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

РӘХМӘТ ӘЙТЕП САУЛЫК ТЕЛИЛӘР!

Йолдыз поселогында яшәүче Рәхилә Зәйдуллина тормыштан ямь табып яши.

Йолдыз поселогында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Рәхилә апа Зәйдуллинага Ходай гомерне кызганмыйча биргән. Туксан яшен тутырган булса да, ул әле һаман да рәхәтләнеп умартачылык белән шөгыльләнә, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кайчан гына карасаң да, ул гел бакчада, бал кортлары янында булыр. 

Нәселдән килә 

Рәхилә апа бал кортлары турында сәгатьләр буе туктаусыз сөйли ала. Кара инде, никадәр энциклопедик белемгә ия бу карчык, дип гаҗәпләнеп тә куясың әле. Умартачылык эше аңа балачагыннан ук яхшы таныш. Бабасы Кәрим, әтисе Мостафа гына түгел, Мостафиннарның берничә буыны тирә-якта оста умартачы буларак зур танылу алган. Ун балалы гаиләдә ул җиденче булып дөньяга аваз салган. Унике кешенең тамагын туйдыру өчен әтисе Мостафага тәгәрмәч эчендәге тиен кебек бөтерелергә туры килгән. Алтын куллы кеше булган ул. Абзар тутырып мал асраган, хуҗалыктагы бөтен эшкә кулы ятып торган, менә дигән балта остасы да булган әле. Мостафа бабай бакчада күп итеп кәбестә үстерергә яраткан. Аның әле оста аучы булуы турында да сөйләгәннәре бар. Тормышын бал кортларыннан башка күз алдына да китерә алмаган. Иртә яздан башлап көзгә кадәр гел умартачылыкта кайнашкан. Уллары Рәфыйк, Насыйбулла, Рәис һәм Сәйдерәүфне дә балачактан үзе яраткан эшкә өйрәткән. Рәхилә дә абыйларыннан калышмыйча умартачылыкка баргалаган, әтисенең һәр гамәлен кызыксынып күзәтергә яраткан. Сугыш башланып, әтисе һәм абыйлары Рәфыйк белән Насыйбулла фронтка киткәч (Насыйбулла яу кырында һәлак булган), умартачылыктагы мәшәкатьләр тулысынча Рәис, Сәйдерәүф җилкәсенә төшкән. Әлбәттә инде, уртак эштән Рәхилә дә читтә калмаган.

Фронттан язган хатларында Мостафа бабай умартачылыктагы хәлләрнең торышы белән дә кызыксынган, улларына төрле киңәшләр биргән. Шунысын әйтергә кирәк, сугышның, аеруча немец әсирлегенең, авырлыкларын күп күргән ул. Бөтенләй өметсез чакларда догалар укып, Ходайга ялварган. Ничек исән калуына ул үзе дә соңыннан гаҗәпләнгән. Туган җирдә гаилә һәм балалар белән яшәү, яраткан эш белән шөгыльләнүне зур бәхеткә санаган ул.

Әти – бабалары эшен дәвам итә 

Язмыш Рәхиләнең үзен дә учка салып иркәләмәгән. Утыз бер яшендә өч бала белән тол калган. Дүртенчесен ире Яхъя үлгәннән соң тудырган. Күтәрепләр булмастай бу кайгыны бик авыр кичергән, төннәр буе кайгырып чыккан, йокысызлыктан интеккән. Әмма нишләтәсең, үлгән артыннан үлеп булмый, диләр. Тормыш дәвам итә, ничек тә яшәргә, талпынырга кирәк. Дүрт баланың тамагын туйдыру өчен Рәхилә тормыш йөген җигелеп тарта, сыер асрый, колхоз эшеннән дә калмый. Әле бит йорттагы мәшәкатьләр дә җитәрлек. Энеләре Рәис белән Сәйдерәүфнең дә даими ярдәмен тоеп тора. Ни кызганыч, хәзер инде алар да юк. Буыннан-буынга тапшырылып килә торган гаилә эшен Рәхилә апа дәвам итә.

Тормыш үзе өйрәткән 

Олы яшькә җитүенә карамастан, ул үзен әле ярыйсы гына хис итә. Җай чыкканда бераз шаяртып алырга да ярата. Рәхилә апа Ходай биргән язмышыннан беркайчан зарланмый, туганчы ук шулай язып куелган, ди. Кайчан гына карасаң да, йөзеннән җылы нур, яктылык бөркелеп тора. Аның белән сөйләшкәч, үзеңдә көч арткандай сизәсең. Күп нәрсәләрдән хәбәрдар ул. Ә инде бал кортлары турында мавыгып китеп сөйли башласа, аны тиз генә туктатырмын димә. Кайдан, ничек килгән аңа шулкадәр мәгълүмат? Югыйсә, умартачылыкка багышланган әдәби китаплар, башка төрле пособие-белешмәләр дә укырга туры килмәгән аңа. Барысына да тормыш аны үзе өйрәткән.

– Умартачы булу өчен үзеңә дә бал кортлары кебек армый-талмый эшләргә, гел хәрәкәтләнергә, кирәк, – ди Рәхилә апа Зәйдуллина. – Кайчан бал ташып тутырырлар икән, дип көтеп утырырга ярамый. Үзләре турында кайгыртканны бал кортлары күреп һәм тоеп тора бит...

Әйе, аның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Умартачының мәшәкатьләрен санап та бетерә алмыйсың. Бал кортлары янында кайнашкан кеше генә моны белә торгандыр.

– Умарта оялары бакчада тора, шуннан кергәнем дә юк, – ди Рәхилә апа. – Бал кортларының ничек һәм кай тарафка очып китүләрен һәм кайтуларын күзәтәм, шунда чүп үләннәрен дә утап алам, яшелчәләргә су сибәм. Вакытның ничек узганын да сизми калам. Көннәр буе саф һавада, иркен һәм тыныч монда. Ялгызыңа гына күңелсез түгелме, дигән соравыма ул бераз гаҗәпләнеп тә калды. Ялгыз түгел ул, әнә, бер оядагы бал кортлары саны гына да берничә меңнән артып китә!

Саулык теләп  рәхмәт укыйлар 

Рәхилә апаның балын һәрчак мактыйлар. Тәме дә, төсе дә үзгәрәк, ә инде исен берни белән бутарлык түгел. Моның әллә соң бер сере бармы икән? Гаҗәпләндерерлек берни юк, Йолдыз поселогы урманга сыенып утырган дияргә дә мөмкин. Бу тирәдәге тугай-болыннар иртә яздан шау чәчәккә күмелә, урманда бал кортларына нектар җыю өчен дә мөммкинлекләр җитәрлек. Тау астыннан гына көмештәй сулы чишмә җырлап ага.

Тәҗрибәле умартачы сүзләренә караганда, күп нәрсә һава шартларына бәйле. Узган ел, мәсәлән, балны күп аерткан, быел исә аның кадәр булмаячак. Яздан бирле юньләп яңгыр яуганы юк, чәчәкләр кибеп корый башлады, үләннәр саргая. Соңгы көннәрдә коеп узды-узуын зарыгып көткән яңгырлар, әмма бераз соңгарды. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, диләр бит. Нишләтәсең, табигать белән идарә итә алмыйсың. Булган кадәресенә канәгатьләнергә туры килә.

– Әни безне ел саен яңа аертылган бал белән сыйлый, – ди Рәхилә апаның кызы Суфия. – Һәр кызына берәр чиләк бал әзерләп куя. Шулай гадәтләнгән. Күршеләре, таныш-белешләренә дә өлеш чыгара. Бушлай биргән чаклары да булды. Әнигә гел рәхмәт укып, саулык телиләр. Изге күңелле, яхшы кеше ул безнең әни!

Хоккейчыларның фамилиясен белә! 

Рәхилә апа әле тагын хоккей карарга ярата икән. Күп еллардан бирле республикабыздагы «Ак Барс» командасы өчен җан атып яши. Шунысы кызык, һәр хоккейчының фамилиясенә кадәр белә, әлеге клуб катнашындагы бер уенны да калдырганы юк. Команданың һәр әгъзасы исәнлегенә дога кыла, быел исә «Ак Барс» Россия чемпионы исеменә лаек булсын иде, дигән теләктә тора.

Туксанның аргы ягына чыккан Рәхилә апа тормыш кыенлыкларын күп күргән. Соңгы елларда кан басымы күтәрелеп интектерә, башка авырулар да сиздергәли. Шуңа да карамастан, яраткан шөгыленнән һич кенә дә аерыласы килми әле аның. Кияве Рифкат белән кызы Разыя гел кайтып булыша. Оныклары һәм оныкчыклары да әбиләре өчен өзелеп тора. Башкаларга кирәк һәм терәк булып, дөнья матурлыгын тоеп озак яшәсәң иде, Рәхилә апа!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев