Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәхмәт сүзләре белән

Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче Варвара Бариновага туксан яшь тулды.

Юбилярны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары һәм якыннары котлады. Күптәнге традиция буенча, Варвара Васильевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткалары, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, намуслы хезмәте өчен күп рәхмәт әйттеләр. Варвара Васильевна озак еллар районның сәламәтлек саклау системасында эшләгән, үз бурычын тырышып, җиренә җиткереп башкарган өчен зур хөрмәт казанган. Юбилярга барысы да сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин тормыш, якыннары һәм туганнарының җан җылысын тоеп яшәвен теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев