Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәхмәт белдерелде

Район башлыгы Камил Нугаевка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәтләре белдерелде.

Аерым алганда, район башлыгының озак еллык намуслы хезмәте һәм республиканың мобилизация хәзерлегенә керткән зур өлеше билгеләп үтелде. ТР Министрлар Кабинетының комплекслы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, 2018 елда район икътисадының мобилизация хәзерлеге бик яхшы бәя алды.

Тагын бер рәхмәт аңа “Сәләт” проектын үстерүгә керткән зур өлеше өчен белдерелде.

Спас районында 2012 елдан бирле музей-тыюлыкның палаткалы лагеры базасында “Сәләт-Болгар” палаткалы лагерының профильле республика сменасы оештырыла. Моннан тыш, 2014 елдан бирле милли традицияләрне саклау һәм татар телен өйрәнү максатында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә яшәүче сәләтле балалар өчен профильле смена эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев