Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район Советы утырышы чакырыла

20 сентябрьдә депутатлар район Советының чираттагы утырышында берничә актуаль мәсьәлә тикшерәчәкләр.

Шуларның берсе - "Спас муниципаль районының аерым муниципаль берәмлекләрен үзгәртү һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы"гы ТР Законы проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү буенча район Советының закон чыгару инициативасы турында.
Депутатлар шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең протокол чаралары, хезмәт командировкалары һ.б. вакытында алган бүләкләрне тапшыру тәртибе, "Район территориясендәге муниципаль унитар предприятиеләрдән юридик затларның товарлар сатып алу, эш, хезмәт күрсәтү төрләре турында"гы Федераль закон положениеләрен куллану, муниципаль район карамагындагы милекне тапшыру һәм кайбер башка мәсьәләләр карала.
Сессия эше район башкарма комитетының утырышлар залында 9 сәгать 30 минутта башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район Советы утырыш