Район газетасын аеруча якын итә
Яз тәмамланып, җәй башланган чорны Галина Калинушкина аеруча ярата. Нәкъ май ахырында китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ә ул кырык елга якын гомерен шушы тармакта эшләүгә багышлаган. Июнь башында исә туган көнен бәйрәм итә һәм зур, тату гаилә бергәләшеп мул табын янына җыела. Моннан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән дөньяда?
Лидия КОСТРУЛЕВА
Китапханәгә аны җиде яшендә беренче тапкыр әтисе алып килә. Бу хәл узган гасырның илленче елларында, шәһәребезне яңа урынга күчергән чорда була. Тик күпме генә еллар узса да, башка яшьтәшләре кебек, ул да Вахитов белән Совет урамнары чатында урнашкан кечерәк кенә агач бинаны, өстәлләрдәге кызыл эскәтерләрне, балаларны идәнгә утыртып үткәрелә торган чараларны, ул чакта балалар китапларны күп укыганга күрә, китапханәгә булган зур чиратны бик яхшы хәтерли. Нәни китап укучыларны якты йөз белән каршы алучы китапханәчеләрне – Вероника Сергеевна Вахромова, Антонина Михайловна Ленькова, Мария Васильевна Герасимованы да онытмый. Берничә елдан соң үзе дә шушы китапханәдә эшләрмен, дип, нәни кызчык уйлап та карамый ул чакларда. Тик язмыш барыбер үзенекен итә шул.
Мәктәптән соң Галина педагогия институтына кереп карый. Анда керә алмагач, Казанда калып, радиотехника заводы каршындагы һөнәри-техник училищеда эшче һөнәрен үзләштерә. Шәһәрдә тормыш кайнап торса да, әтисе кинәт авырып киткәч, кире туган якларына әйләнеп кайтырга туры килә. Җәен лагерьда пионервожатый булып эшли, ә көзен комсомол райкомы секретаре Юлия Курочкина аңа вакытлыча үзәк китапханәдә эшләп торырга тәкъдим итә. Бераз уйлагач, кыз ризалыгын бирә.
Тормышта еш булганча, вакытлыча гына килгән эше китапханәче һөнәренә чын тугрылыкка әверелә.
– Эшли башлаган мәлләрне Нина Александровна Могилевская, Анастасия Ивановна Игнатьева, Анна Константиновна Миронова, Надежда Федоровна Дрягилева нык ярдәм иттеләр, – ди ул. – Алар мине эшкә өйрәтеп кенә калмыйча, китапханәче һөнәренә гомерем буе дәвам иткән чын мәхәббәт уята белделәр...
1969 елда Галина Ивановна балалар китапханәсенә күчеп, яңа кертелгән методист вазыйфасын башкара башлый. Шул ук елны читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Шулай итеп, һөнәрнең барлык нечкәлекләренә төшенә башлый. Соңрак Галина Ивановна район үзәк китапханә системасының балалар белән эшләү буенча методисты, аннары шул ук системаның җитәкче урынбасары, директоры, әйдәп баручы методисты була. 1997 елда аңа Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
Китапханәдә укырга әйбер күп булгач, аның китаплар, вакытлы матбугат белән аерылганы булмый. Шулай да Галина Ивановна безнең район газетасын барыннан да битәр якын итә.
– Лаеклы ялга чыкканнан соң, “Новая жизнь” миңа тагын да якынрак тоела башлады, – дип билгеләп үтә ул. – Районда булган хәлләр, шәһәр һәм авылларның тормышы, таныш-белешләрең турында нәкъ газета битләре аша белеп торасың. Газетаның замана таләпләренә туры килеп үзгәрүе аеруча сөендерә. Мәсәлән, газетаның электрон варианты барлыкка килүе бик уңайлы, барлык яңалыклар турында шунда ук хәбәр итәләр, фоторәсемнәр, видеоязмалар да куела...
Кайчандыр Галина Ивановна безнең газета белән кысан хезмәттәшлек иткән һәм район газетасы битләрендә аның язмалары еш басылып чыккан. Бу традициягә ул әле дә тугры кала. Еш булмаса да, барыбер газета укучылар игътибарына үзен борчыган проблемалар, нинди дә булса чарадан алган тәэсирләре турында хәбәр итеп тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы ел Галина Ивановна һәм барлык китапханәчеләр өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки октябрь аенда район китапханәсе барлыкка килүенең йөз еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Китапханә коллективы шушы дәвердә зур юл үткән, алар үз хезмәтләре белән җәмгыятебез үсешенә зур өлеш кертәләр. Бу олы хезмәттә Галина Калинушкинаның да лаеклы өлеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев