Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә 13 мең тоннадан артык печән, 7 мең тоннадан артыграк сенаж, 12 тонна яфрак азык әзерләнгән.

Шәхси хуҗалыкларда әзерләнгән мал азыгы 7 мең тоннадан артып китә. Әлбәттә, кышлату чорына бу гына җитеп бетми, шуның өчен азык запасын тулыландыруга бөтен көчне бирергә кирәк.

Фаразлаулар буенча, тагын ким дигәндә ике атнадан басуларда урып-җыю эшләре башланырга тиеш. Игенчеләр әлеге мөһим сынауны тулы әзерлек белән каршылау өчен калган беркадәр вакыт эчендә ашлык уру комбайннары һәм башка техниканы җентекләп әзерләргә кирәк. Александр Планин, Юрий Семушкин, Дамир Хәмидуллин, Айсылу Мөхәммәтова, Ленар Гыйниятуллин хуҗалыкларында урак машиналары инде әзерләнеп бетү алдында торса, Валентин Исаков белән Иван Битунов хуҗалыкларында әзерлек эшләренә тиешле игътибар бирелми. Шунысын да әйтергә кирәк, Никольск авылында өч кеше "Дон-1500Б" комбайннары сатып алган. Алар фермер хуҗалыкларына урып-җыюда ярдәм итәчәк.

Ындыр табакларын яңа уңышны кабул итүгә әзерләү өчен дә бөтен чаралар күрелергә тиеш. Моның өчен бөтен складларны чистартырга һәм тиешенчә ремонтларга, ашлык җилгәрү агрегатларын көйләп куярга һәм биналарны дезинфекцияләргә кирәк.

Көзге культуралар чәчү вакыты да якынлашып килә. Чәчүгә керешер алдыннан басуларда тиешле агрочаралар үткәрергә кирәк булачак. Бу көздә генә дә механизаторлар алдына якынча 15 мең гектар чиста пар җирләрендә эш башкарырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю мал азыгы яңа уңыш