Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район башлыгы “Якыннарыңны яздыр” акциясендә катнаша

Район башлыгы Камил Нугаев Болгарда яшәүче җиде пенсионерга үз акчасына безнең “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасын яздырды.

Шунысын әйтергә кирәк, ул ел саен әлеге акциядә актив катнаша һәм шәһәрдә яшәүче берничә кешене район газетасына яздыру мөмкинлеге таба.
2019 елның икенче ярты елына язылу кампаниясе барышында да берничә кешене сөендерде. Әлбәттә инде, моның өчен аңа ихластан рәхмәт әйттеләр.
Бу акциядә, район газетасын үзенә генә түгел, ә якыннары, таныш-белешләре, күршеләре, финанс мөмкинлеге булмаган кешеләргә яздырып, һәркем дә катнаша ала. Ни өчен әле мөмкинлек бар чакта аларга яхшылык эшләмәскә? Ярты ел дәвамында төрле яңалыклар, район хәлләре белән рәхәтләнеп танышып барсыннар.
Шунысын да искәртик, әлегә язылу ункөнлеге дәвам итә, аның барышында “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) ка арзанрак бәягә язылырга була. Мәсәлән, район газетасының ярты еллык бәясе почта аша язылганда 609 сум 72 тиенгә төшәчәк. Гадәти көннәрдә кыйбатрак – 699 сум тора. Альтернатив пункт хезмәтләреннән файдаланучылар 460 түгел, ә 430 сум гына түләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев