Икенче ярты елга газетага язылу кампаниясе азагына якынлашып килә.
Кызганыч, ул бик актив темплар белән үтми, әмма яраткан газета-журналларга язылып калырга өлгерәсез әле. Моның өчен почтага барырга яки редакциягә килеп язылырга кирәк. Редакция аша язылган очракта, азрак түләргә туры килер.
Без иртәгәсе көннән башлап әбүнәче ункөнлеге игълан итәбез, аның барышында сез газетага льготалы бәя буенча языла аласыз. Ярты елга язылу бәясе 420 сумга төшәчәк. Пенсионерлар исә 400 сумга да языла ала.
Мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз, тик бу очракта газетаны үзегезгә килеп алырга туры киләчәк. Бездә Болгардагы 1нче урта мәктәп, район хастаханәсе, тармак технлогияләре техникумы каршында альтернатив пунктлар барлыгын да исегезгә төшерәбез. Алдан килешкән очракта, газетаны шул пунктлардан да килеп алырга мөмкин.
Тагын бер нәрсә турында хәбәр итәбез: июль ае башларында альтернатив әбүнәчеләр өчен призлар уйнатылачак. Уңышлар телибез!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев