Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент котлады

Күптән түгел чаңгы узышлары буенча Россия чемпионы Виктор Ермилин һәм аның остазы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Сергей Власов исеменә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан телеграмма килде. Хөрмәтле Сергей Николаевич, кадерле Виктор, диелә телеграммада. Сезне чын күңелдән апрель аенда Мурманск өлкәсендә үткән чаңгы узышлары буенча Россия беренчелегендә җиңүегез белән котлыйм. 50...

Күптән түгел чаңгы узышлары буенча Россия чемпионы Виктор Ермилин һәм аның остазы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Сергей Власов исеменә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан телеграмма килде.
Хөрмәтле Сергей Николаевич, кадерле Виктор, диелә телеграммада. Сезне чын күңелдән апрель аенда Мурманск өлкәсендә үткән чаңгы узышлары буенча Россия беренчелегендә җиңүегез белән котлыйм. 50 километрлы дистанциядә җиңеп чыгу күп көч таләп итүен һәм бу сезнең өчен җитди сынау, киеренке күнегүләр, тәҗрибәле остазлык нәтиҗәсе булуын беләм.
Виктор күрсәткән югары спорт осталыгы, чыдамлылык һәм көчле рух республиканың күп яшь спортчылары өчен үрнәк булырлык.
30 апрельдә Викторга егерме яшь туласын беләм. Аңа чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, зур уңышлар һәм яңа җиңүләр, ә аның остазына - тәҗрибәсен арттыруда һәм киләчәктә дә көчле спортчылар тәрбияләүдә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау