Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Педагоглар фикер алышты

1нче Болгар урта мәктәбе базасында республика фәнни-гамәли семинары үткәрелде. Безнең һәм күрше районнардан килгән укытучылар федераль дәүләт белем бирү стандарты моделен кертү һәм тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинарга җыелучылар алдында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, ТР мәгариф үсеше институтының педагогика һәм психология кафедрасы доценты Гөлнара Тахтамышева чыгыш...

1нче Болгар урта мәктәбе базасында республика фәнни-гамәли семинары үткәрелде.
Безнең һәм күрше районнардан килгән укытучылар федераль дәүләт белем бирү стандарты моделен кертү һәм тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Семинарга җыелучылар алдында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, ТР мәгариф үсеше институтының педагогика һәм психология кафедрасы доценты Гөлнара Тахтамышева чыгыш ясады, алар замана таләпләре нигезендә укытучының фикерләве төптән үзгәрергә тиешлегенә басым ясадылар. Педагогның прогресстан артта калырга хакы юк.
Аннары барысы да ачык дәрескә керделәр, анда район башлыгы Камил Нугаев та катнашты. Семинарның нәтиҗәләре "түгәрәк өстәл" утырышында ясалды. Аның эшендә ТР мәгариф үсеше институтының менеджмент кафедрасы профессоры Рәшит Исламшин, мәктәп директоры Надежда Илдарханова һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев