Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Печәнне вакытында хәзерлик

Күпьеллык үләннәрне печәнгә чабу, яшел азык һәм сенаж хәзерләү буенча махсус отрядлар район басуларында актив эшлиләр. Шулай ук басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү дә тулы көч белән бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлек азыгын хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Югары җитештерүчәнле чит ил техникасы...

Күпьеллык үләннәрне печәнгә чабу, яшел азык һәм сенаж хәзерләү буенча махсус отрядлар район басуларында актив эшлиләр. Шулай ук басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү дә тулы көч белән бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлек азыгын хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Югары җитештерүчәнле чит ил техникасы ярдәмендә махсус технология буенча 1400 тоннадан артык сенаж курганнарга салынган, печән хәзерләү эше дә югары темплар белән бара. Печәнне Сергей Юрков, Андрей Синицин, Линар Гыйниятуллин, Рузалия Минһаҗева, Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыкларында да актив хәзерлиләр. Барлыгы район буенча печән 1300 гектарда чабылган, 570 тоннага якын хәзерләп куелган, аларның 490 тоннасы - авыл хуҗалыгы предприятиеләре, калганы халык тарафыннан хәзерләнгән. Һава шартлары уңай торса да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз участокларындагы һәм болыннардагы печәнне чабып алырга ашыкмыйлар.
Басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү кебек агрочараны башкарганда бак катнашмаларын куллану шактый дәрәҗәдә экономия ясарга мөмкинлек бирә. Бу эш белән аеруча "Болгар Арыш" җәмгыяте, Александр Планин, Андрей Тюнев, Вәгыйз Мөхәммәтов һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыклары актив шөгыльләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X