Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өйләрдәге җылылык өчен җаваплы

Якшәмбе көнне торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. “Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятенең җылылык хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Акчурин өчен дә бу бәйрәм көне булачак.

Ольга Стрелова

Коммуналь тармакта Фәрит Әхмәтша улы 1992 елдан бирле хезмәт куя. Безнең якларга күчеп кайтканчы, Үзбәкстанда яшәгән. Анда “металларны кисү алымы белән эшкәртү” белгечлеге буенча машиналар төзү техникумын тәмамлаган, ремонт заводында станоклар цехы начальнигы, производство җитәкчесе булып эшләгән. Шул ук вакытта газ һәм җылыту җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү курсларында да укып чыккан һәм бу һөнәренең аңа киләчәктә бик зур файдасы тия. 
Үзбәкстанда хәлләр катлаулана башлагач, Фәрит Әхмәтша улына хатынын һәм ике кечкенә баласын алып, аннан күчеп китәргә туры килә. Безнең районда ул автомат газ бүлү станциясеннән ул чакта гөрләп эшләгән ит комбинатына кадәр шәһәрдәге  беренче газ үткәргечне сузуда катнаша. 1995 елда әкренләп барлык котельныйларны күмердән газ белән җылытуга күчерә башлыйлар. Фәрит Әхмәтша улы әйтүенчә, бер ел эчендә генә алар өч котельныйны үзгәртеп ясарга өлгерәләр, ә бу бик әйбәт күрсәткеч.
Җылылык челтәре җитәкчесенең эше бик тынгысыз һәм бер дә җиңел түгел. Аңа Пионер, Пушкин һәм Совет урамындагы өч котельныйның, Дзержинский урамындагы мини-котельныйларның, шулай ук күп функцияле үзәк, халык суды, “Дулкын” бассейны, Ак мәчет, Ислам академиясе һәм Никольск авылларындагы котельныйларның тоткарлыксыз эшләве өчен җавап бирергә туры килә. Фәрит Әхмәтша улы әйтүенчә, алар өчен иң мәшәкатьле чор кышын түгел, ә җәй көне, котельныйларга, җылылык үткәрү торбаларына ремонт ясаганда башлана. Кыш көне дә җылылык белән тәэмин итү тармагында эшләүчеләрнең мәшәкатьләре җитәрлек, чөнки халык канәгать булсын өчен, шактый тырышлык куярга туры килә. Ә җылыту системаларында авария теләсә кайчан килеп чыгарга мөмкин. Шулай итеп, участок җитәкчесе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә эшкә чыгарга әзер булырга тиеш.
Озак еллык намуслы хезмәте өчен Фәрит Әхмәтша улы “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Мактаулы бүләкне аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. Җитәкченең тырыш хезмәте шулай ук район башлыгы һәм җитәкчеләренең күпсанлы Рәхмәт хатлары белән дә билгеләп үтелгән.
Билгеле инде, озак еллар эшләү дәверендә Фәрит Әхмәтша улы үз эшенә чын күңелдән береккән. Шуңа күрә лаеклы ялга чыгарга бер дә ашыкмый, чөнки районга тагын да зуррак файда китерерлек көче җитәрлек әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев