Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Осталарның чыгышы югары бәяләнде

Узган сишәмбедә балалар сәнгать мәктәбендә икенче республика "Аккордеон феериясе" фестивалендә катнашучылар чыгыш ясады. Әлеге проектның җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов үз төркеме белән безнең тамашачылар алдында беренче генә чыгыш ясамый. Төркемгә шулай ук аның аккордеон классы буенча студентлары Евгений Сакмаров, Максим Дыренков, Денис Полевщиков һәм баян классы...

Узган сишәмбедә балалар сәнгать мәктәбендә икенче республика "Аккордеон феериясе" фестивалендә катнашучылар чыгыш ясады.
Әлеге проектның җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов үз төркеме белән безнең тамашачылар алдында беренче генә чыгыш ясамый. Төркемгә шулай ук аның аккордеон классы буенча студентлары Евгений Сакмаров, Максим Дыренков, Денис Полевщиков һәм баян классы буенча Иван Занозовский керә. Бу юлы да алар тамашачылар алдында мавыктыргыч концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Рус, татар һәм чит ил композиторларының әсәрләрен зур осталык белән башкардылар. Музыка осталарының чыгышына тамашачылар югары бәя бирде.
Мәктәп директоры Ирина Илюхина музыкантларга рәхмәт әйтеп, ике арадагы хезмәттәшлекнең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Аннары музыка бүлегендә укучылар белән мастер-класс үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев