Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Онытылмас очрашулар

Үткән атна ахырында Болгарда инде традициягә әйләнгән һәвәскәр мотоциклчылар яки байкерлар слеты булды.

Владимир Корнилов

Байкерлар безнең шәһәргә слет булырга бер көн алдан килделәр һәм Рабига күле тирәсендә урнаштылар. Нигездә биредә бөтен Татарстаннан , шулай ук Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәсе мотоярышында катнашучылар, Калмыкия вәкилләре һәм башкалар - барлыгы 200гә якын кеше җыелды.

Слетны оештыручылар һәм анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, быел ярышта катнашучылар башка елларга караганда күбрәк булган.

Бу көнне лагерьга шәһәрдән яшьләр һәм мототехника яратучылар бик күп килде, чөнки куәтле, төрле мототехниканы әле тагын кайда күрер идең.

Биредә чит илдә эшләнгән атаклы "Харлеи" һәм "Хонда"лар да, үзебездә чыгарылганнарны да күрергә була иде. Алтын куллы осталар үзгәртеп ясаган "Урал" һәм "Иж"лар аеруча зур кызыксыну уятты. Безнең шәһәрдән Александр Хорин, Марат Фәхретдинов, Андрей Новиков, Алексей Дубовик, Александр Дерябиннар катнашты.

Шимбә көнне байкерлар шәһәр урамнарыннан үттеләр һәм үзәк мәйданга җыелдылар, аларны биредә Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев котлады. Кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәйкәл янында сугыш елларында мотобатальоннарда хезмәт иткән якташларыбыз турында стенд ясап куелган иде.

Аннары слетта катнашучылар Болгар тарихи-архитектура заповеднигы буенча экскурсиядә булдылар, ә шул ук көнне кич белән Рабига күле буенда концерт куйдылар, анда Казаннан "Фёрст", "Крылья дождя" рокгруппалары чыгыш ясады. Музыкантлар барысы да байкерлар, шуңа күрә җырларның эчтәлеге бөтен кешегә дә аңлашылды.

Икенче көнне мотоцикчылар үз шәһәрләренә кайтып киттеләр һәм шунда ук "Мото-116" сайтында форумда катнашучыларның слетны оештыручыларга, кунакчыл хуҗаларга вакытны гаҗәеп кызык итеп оештырулары, иске дуслар белән аралашу мөмкинлеге тудыручыларга зур рәхмәтләрен белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар байкерлар слеты мотоцикчылар