Олы юлга аяк басканда...
Инде тиздән чыгарылыш класс укучылары имтиханнарны тапшырып, олы тормыш юлына аяк басачаклар. Яшь буын вәкилләре тормышта нинди һөнәрләр сайларга җыеналар соң?
Ангелина Степанчева,
шәһәрдәге беренче урта мәктәпне тәмамлаучы:
– Документларымны Мәскәүдәге Плеханов исемендәге Россия икътисад университетына тапшырырга җыенам.
Әти-әнием бу уку йортын сайлавымны тулысынча хуплый. Өйдән ерак урнашуы уңайсызрак булса да, бай тарихлы, көчле укытучылар составлы белем бирү учреждениесендә укыйсым килә.
Александра Горячкина,
икенче урта мәктәпне тәмамлаучы:
– Тел белгече буласым килә, шуңа күрә БДИне дә инглиз теленнән сайладым. Мәктәп программасыннан тыш, репетитор белән дә өстәмә шөгыльләнәм. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керәсем килә. Шунысы әйбәт, әлеге уку йортында хәзерлекнең барлык юнәлешләрендә диярлек ике һәм аннан күбрәк тел өйрәнү күздә тотыла. Бу исә телләрне югары дәрәҗәдә өйрәнеп, киләчәктә эшкә урнашу, һөнәри үсеш өчен зур мөмкинлекләргә юл ача. Кызганыч, бу институтка укырга керү кыен, анда керә алмаган очракта, башка шәһәрләрдәге лингвистик юнәлештәге югары уку йортлары турында да белешәм.
Илья Сиринов,
Никольск урта мәктәбен тәмамлаучы:
– А.И. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына лазер технологияләре инженеры һөнәре буенча укырга керергә җыенам.
Һөнәр яңа булганлыктан, мондый юнәлештәге белгечләр әлегә аз, шуңа күрә хезмәт базарында ихтыяҗ да зур булырга тиеш. Уку йортын тәмамлаганнан соң, Германиядә стажировка үтәргә мөмкинлек бар. Конкурс аша үтә алсам, бюджет бүлегенә керермен дип өметләнәм.
Анна Исакова,
Бураково урта мәктәбен тәмамлаучы:
– Кечкенәдән үк юрист булырга хыяллана идем, шуңа күрә документларымны я Казандагы федераль университетка, я Мәскәүдәге Россия дәүләт хөкемлек университетына тапшырырга җыенам.
Юрист закон һәм хокук сагында тора, җәмгыятьнең ихтыяҗларына дөрес һәм вакытында җавап бирергә, һаман алышынып торган законнар, күпсанлы документлар, кирәкле әдәбият белән эшләү алымнарын һәм ысулларын камил белергә тиеш, шул ягы белән миңа бу һөнәр ошый да. Уку дәверендә нәкъ шундый белемнәрне алырга телим.
Полина Власова,
Полянка урта мәктәбен тәмамлаучы:
– Бик җаваплы адым булганга күрә, нинди һөнәр буенча укырга керергә дип, озак баш ваттым.
Нәтиҗәдә Казан федераль университетының педагогия институына кереп карарга булдым, башлангыч класслар укытучысы булырга җыенам. Балалар белән уртак телне тиз табам, алар белән аралашырга, нәниләрнең ничек үсүен, үзгәрүен күзәтергә бик ошый. Дөрес һөнәр сайладым, дип өметләнәм.
Александра Пронягина,
Ким урта мәктәбен тәмамлаучы:
– Мин тугызынчы классны тәмамлаганнан соң укуны тармак технологияләре техникумында дәвам итәргә булдым. Кайчандыр әтием дә бу уку йортын тәмамлаган, өйдән әллә кайларга ерак чыгып та китәсем килми. Бәлки, киләчәктә укуымны берәр югары уку йортында дәвам итәрмен.
Евгений Савинов,
кадет мәктәп-интернаты директоры:
– Быел бездә төп мәктәпне – сигез, урта мәктәпне унҗиде укучы тәмамлый. Аларның яртысы укуларын көч структураларының югары уку йортларында һәм колледжларында дәвам итәргә җыена. Билгеле, без, укытучылар, алар белән горурланабыз һәм сайлаган тормыш юлларында, булачак һөнәрләрендә бары тик уңышлар гына телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев