Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлкәннәр йортында – яңа җитәкче

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры итеп Михаил Шеронов билгеләнде.

Михаил Владимирович тумышы белән Өчкүл авылыннан. Ульяновск дәүләт техник университетын тәмамлагач, унбер ел буе Ульяновскидагы төзелеш фирмаларының берсенә җитәкчелек иткән.

Үзе әйтүенчә, шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, аңлы рәвештә тыныч авыл тормышына кайтырга булган. Һәвәскәр аучы һәм балыкчы Михаил йортын туган авылында, туган өеннән ерак түгел төзеп куйган.

– Монда дусларым күп, туганнарым да шунда яши, шуңа күрә кече ватаныма әйләнеп кайтырга булдым, – дип сөйли ул.

Ике ел элек Михаил Өчкүлдәге Чиста күлгә кәрәкә балыгы маймычларын җибәргән булган. Хәзер инде балык тоту читтән килгән балыкчылар һәм авыл халкы өчен яраткан шөгыльгә әверелгән.

Михаил Шеронов озак вакыт төзелеш оешмасы белән идарә иткәнгә күрә, яңа урында да планнары зурдан. Шушы арада Өлкәннәр йорты территориясендә инвалидлар өчен мәйданчык төзи башларга җыена. Шулай да җитәкче алдында торган иң мөһим бурыч – картлар йортында яшәүче бар кешене сыйфатлы социаль ярдәм белән тәэмин итү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев