Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Олимпиадаларда җиңүчеләр

Район дәрәҗәсендә фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хәзерге вакытта Казанга, бу җаваплы бәйгенең республика һәм регион этапларында катнашу өчен чакыралар. Мәсәлән, рус телле мәктәпләр өчен рус әдәбияты буенча олимпиадага Танкеевка мәктәбенең 9 класс укучысы Регина Фәритова белән Кимнан 11 класс укучысы Мария Тихомирова барачак. Моңа кадәр алар 7 - 11 класс укучылары...

Район дәрәҗәсендә фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хәзерге вакытта Казанга, бу җаваплы бәйгенең республика һәм регион этапларында катнашу өчен чакыралар.
Мәсәлән, рус телле мәктәпләр өчен рус әдәбияты буенча олимпиадага Танкеевка мәктәбенең 9 класс укучысы Регина Фәритова белән Кимнан 11 класс укучысы Мария Тихомирова барачак.
Моңа кадәр алар 7 - 11 класс укучылары арасында 19 фән буенча уздырылган муниципаль этапны уңышлы үттеләр. Гомумән, олимпиадаларда барлыгы 400дән артык укучы катнашты. 9 фән буенча 23 укучы җиңеп чыкты, сигез олимпиадада 27 укучы призёр булды. Гуманитар цикл дисциплиналарында укучылар үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәттеләр. Ун олимпиадада җиңүчеләр һәм призёрлар булмавы укучыларның хәзерлек дәрәҗәсенең түбән булуы турында сөйли. Бу күрсәткеч бигрәк тә табигать-математика фәннәр циклына кагыла.
Муниципаль этапта җиңүчеләрнең күбесе шәһәр, Ким, Никольск һәм Иж-Борискино мәктәпләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев