Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлгерәдер инде алмасы...

Мәктәптә укыганда велосипедка утырып урман буйларын, болын-тугайларны бер әйләнеп чыкмасам, күңелгә нидер җитми кебек тоела иде.

Берсендә Шәшик юлындагы каен посадкасыннан алма җыеп кайттым. 

Чәйгә турарга, дип юып йөри идем, шунда әби күреп алган. 

– Безнең бакчада мондый алма үсми, каян алып кайттың? – дип сорый.

– Шәшик юлындагы каен посадкасыннан җыйдым, – дим.

– И, шулаймыни! Алайса, исән икән әле минем алмагач, үзем генә картаеп барам шул...

Алмалы чәйне әби дә дә яратып эчте. Кыр һавасын сулап иркендә, каеннар кочагына елышып үскән алмагачның җимеше бигрәк тәмле шул, дип дога кылып алды. Аннары, нидер исенә төшергәндәй, сорап куйды:

– Без утырткан каеннар корымаганмы әле?

– Картаеп баралар шул, ауганнары да күренгәли.

– Булыр, булыр, шулчаклы гомерләр узган бит...

Әбинең моннан күп еллар элек сөйләп калдырган истәлекләре әле дә хәтердә саклана:

Реклама

– Сталин үлгән иде инде, илленче еллар азакларында авылларда күпләп посадка утырта башладылар. Апрель ае урталарында, кар эреп бетәргә аз гына калгач, авылдагы хатын-кызларны колхоз правлениесе янына җыйдылар. Сафиулла абый Сафин безгә нәрсә эшлисен аңлатып бирде, аннары бригадаларга бүлделәр. Көрәкләр алып Кәҗүнни урманына киттек. Каен үсентеләрен тамырын кистермичә казып алырга куштылар. Иртәдән кичкә кадәр урманнан кайтып кермәдек. Үсентеләрне ат белән амбар артындагы кырга ташып тордылар. Икенче бригада аны шунда ук утырта барды. Җеп эзәрлек тә хәл калмаган чаклар булды. Мондый чакларда Сафиулла абый безне гел юатырга тырышты. «И, балалар, бик игелекле, кирәкле эш эшлисез бит сез, үзегездән истәлек калдырасыз. Менә күрерсез әле, сез утырткан каеннар шаулап үсеп китәр, язлар саен ерактан ук ямь-яшел булып күренеп торыр. Шул каеннардан себерсе кыеп мунчада чабынырсыз, җәйге эсселәрдә күләгәсенә утырып ял итәрсез», дип әйтә торган иде. Менә бит, барысын да алдан күрә торган, акыллы карт булган ул.

Шәшик юлындагы ике посадкага каен үсентеләрен Кара урманнан барып җыйдык. Нигә кара дип атаганнардыр инде үзен, эченә килеп керсәң, мондагы яктылыкка исең китәрлек. Шәм кебек төз каеннар кояшка кадәр үрелеп үскән. Нараты, усагы да җитәрлек монда. Менә шул урманда ике алмагач очраттым. Яннарында гына вак үсентеләре дә күренә. Туктале минәйтәм, казып алып утыртып карарга кирәк боларны. Агач кашык озынлыгындагы ике үсентене көн буе саклап йөрттем, кичен кайтканда Сафиулла абый күрсәткән урынга утыртып калдырдым. Каен посадкасы да шул тирәдән генә башланып китәргә тиеш икән. Халык күп йөрде, шуңа күрә тапшырылган эшне май кызулары башланганчы тәмамларга кушканнар иде. Никадәр генә тырышсак та, эшне башлаган елда бетерә алмадык. Кырның буе озын, өстәвенә, каеннарны дүрт рәткә тигез итеп утыртырга да кирәк. Аннары авылда язгы чәчү башланды, халык бәрәңге утыртырга кереште. Авылда эшнең бетеп торганы бармы соң аның?

Колхозда төп эшләр тәмамлангач, октябрь ае азакларында, безне яңадан посадка утыртырга җибәрделәр. Яңгырлар сибәли башлаганда да туктап тормадык. Сафиулла бабай һаман саен, кызлар, сез партия кушкан эшне башкарасыз, дип юатып торды. Партия куша икән, димәк сынатырга һич тә ярамый. Нишләсен, халык барысына да түзде. Никадәр хезмәт бит уйлап карасаң. Мин утырткан алмагачның берсе үсеп китә алмады. Икенчесе, салкыннарга бирешмичә, тамыр җибәрде.

Без утырткан каеннар берничә ел эчендә матур гына үсеп китте. Кырга эшкә барганда гел сокланып уза торган идек. Шуннан ел саен мунча себеркесе әзерләдем, үзем утырткан алмагачтан алма җыеп варенье кайнаттым, кышлыкка киптереп компот әзерләдем. Салкыннарга, әче җилләргә бирешмичә, озын гомерле булды ул алмагач...”

Ни кызганыч, амбар артындагы каен посадкасын бозлы яңгыр харап иткән. Шәшик юлы өстендәгесе дә сирәкләнгән, корып сына башлаган. Шунысы гаҗәп, моннан 70 еллар элек минем әби утырткан алмагач әле дә язлар саен шау чәчәккә төренә, алмасын җыеп варенье кайнатучылар, кышлыкка киптереп куючылар да бар.

...Авылдагы бакчалардан алма исе килә. Әби алмагачының да алмасы өлгереп килә торгандыр инде...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X