Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Октябрьнең 40 еллыгы урамы нинди булырга тиеш?

Сишәмбе көнне район Мәдәният йортында Октябрьнең 40 еллыгы урамын үзгәртү проекты буенча фикер алыштылар. Чарада шәһәр халкы да актив катнашты.

Владимир КОРНИЛОВ
Октябрьнең 40 еллыгы урамы шәһәрдәге үзәк урамнарның берсе санала. Биредә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, сәяси репрессияләр корбаннарына куелган һәйкәл, үзәк китапханә, "АК БАРС банк" бүлеге, кадетлар һәм 2нче урта мәктәп урнашкан. Универсаль спорт мәйданчыгы да шушы урамга орынып тора, диярлек. Бу урамда тарихи кыйммәткә ия булган йортлар да аз түгел. Әлеге урамда һәрвакыт зур җанлылык сизелә, дәүләт учреждениеләренә даими рәвештә автомобиль транспорты килеп тора. Шәһәрлеләргә бу урамдагы проблемалы урыннар да яхшы билгеле. Язын һәм көзен кар, яңгыр суы җыелып күп мәшәкатьләр китереп чыгара, канализация системасында авария очраклары булгалап тора. Боларның барысын да исәпкә алып, шәһәр җитәкчелегенең инде күптән әлеге урамны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәсе килгән иде. Менә, ниһаять, республиканың "Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү" программасын тормышка ашыру кысаларында, мондый мөмкинлек туды. Казаннан килгән белгечләр урамның Хирург Шеронов өлешеннән Совет урамы чатына кадәр араны төзекләндерүнең үз вариантын шәһәр халкы каравына тәкъдим иттеләр. Фикер алышуга әлеге урамда яшәүчеләр һәм биредә урнашкан учреждениеләрдә эшләүчеләр, шулай ук шәһәрдәге башка коллективлар вәкилләре дә килде.
Республикабызның Бөгелмә, Мамадыш, Кукмара, Арча, Апас кебек шәһәрләре һәм районнарында нәкъ шундый ук проектны тормышка ашыруда актив катнашкан белгечләр Лилия Вәлиева, проект җитәкчесе, архитектор Артем Малыхинның чыгышын һәркем игътибар белән тыңлады. Тагын шунысын әйтергә кирәк, Рабига күлен һәм шәһәр үзәгендәге балалар скверын төзекләндерүдә дә нәкъ менә алар катнашты. Кыскасы, мондый эшләрдә Лилия Вәлиева белән Артем Малыхин инде зур тәҗрибә тупларга өлгергән.
Фикер алышуларда катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Очрашуга килүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтте. Проект авторларына Болгарны төзекләндерү эшендә яңадан-яңа уңышлар теләде.
Аннары модераторлар шәһәрлеләрне урамны төзекләндерү проекты белән таныштырдылар. Әлбәттә инде, берочтан үз фикерләре белән уртаклашуларын да үтенделәр.
- Эшнең нәтиҗәсе күренсен, - диделәр алар, - урам яңа тормыш белән яши башлагач, "Без бит моны бергәләшеп эшләдек", дип әйтерлек булсын...
Шәһәрлеләр сигез төркемгә бүленде. Һәр төркем урамны киләчәктә ничек күрәчәге турындагы фикерен җиткерде. Шунысын да әйтергә кирәк, төркемнәрдә ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр һәм район, мәгариф, сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчеләре белән бергә яшьләр дә актив эшләде. Шактый кызыклы, игътибарны җәлеп итәрлек тәкъдимнәр җиткерүчеләр дә булды.
Нәтиҗәдә урамны үзгәртеп төзекләндерүнең гомуми концепциясе кабул ителде. Ул автостоянка территориясен кечерәйтүне, таганнар белән беседкалар, түбәсе ябулы утыргычлар, мәгълүмат такталары урнаштыруны, җәяүлеләр зонасын зурайтуны, урам яктырткычларын арттыруны, китапханәнең алгы ягын үзгәртүне күздә тота. Биредә әле тагын балалар мәйданчыгы, игъланнар урнаштыру урыны да барлыкка килергә мөмкин. Әлбәттә инде, урамга күп итеп агачлар утыртылачак, башка яңалыклар да булыр, дип көтелә. Архитекторлар шәһәрлеләргә урамның символын булдыру турында да уйларга куштылар. Бу урамга үзенчә бер ямь биреп торачак.
Фикер алышулар эшлекле шартларда үтте, модераторлар эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйттеләр. Әлбәттә инде, кызыклы заманча проект әзерләгән архитекторлар адресына да рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Димәк, озакламый Октябрьнең 40 еллыгы урамының бер өлеше танымаслык булып үзгәрәчәк һәм халыкның яраткан ял итү урынына әйләнәчәк.
Шәһәр йөзен үзгәртү эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәк. Аерым алганда, кайбер башка урамнарны да заман таләпләренә туры килерлек итеп яңартырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев