Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әнвәр алмасы

Юлга җыенам. Әнкәй (урыны оҗмахта булсын) алдыма бер чиләк алма чыгарып куйды.

Тәлгат Җамалетдинов

– Безнең алмагач юк бит, кайдан алдың? – дип сорыйм.
– Пачулдан җыеп кайттым, Әнвәр абыең алмасы...
Пачул диюгә үк (безнең якта Йолдыз поселогын шулай атыйлар) элеккеге Яңа Рәҗәп мәктәбенең «Кече Артек» лагеры күз алдына килеп басты. Укучылар производство бригадалары арасындагы ярышта Татарстан һәм Бөтенроссия күләмендә беренче урынга лаек булган бу хезмәт һәм ял лагерын әле дә булса сагынып искә алам. Сагынырлык та шул, хәтергә уелып калган истәлекләрне барлаганда күңелне моңсу хисләр биләп ала. Балачак һәм яшүсмер чорының гаҗәеп матур, төрле вакыйгаларга искиткеч бай вакытлары булган икән ул онытылмас еллар.
Ни кызганыч, узган гасырның сиксәненче елларында Әнвәр абый Хуҗиәхмәтов төзеткән мәктәп, балалар булмау сәбәпле, ябылу алдында тора. «Кече Артек»та күптән юк, лагерь истәлеге булып бердәнбер нәрсә – алма бакчасы гына калган. Моннан берничә ел элек кереп караган идем, чак кына эзләп таптым. Бакча күптән ташландык хәлдә, котырып үскән агач-куаклар арасында калган. Ә бит, беләсегез килсә, заманында бу бакчага Буа һәм Арча питомнигыннан 800ләп алмагач алып кайтып утырттылар. Ни гаҗәп, алмагачларның барысы да бәрәкәтле Пачул туфрагында бик тиз тамыр җибәреп үсеп китте. Бакчада карлыган, чия, крыжовник, кура җиләге куаклары утыртканнарын да хәтерлим. Еллар үтү белән ятим калган бакчадагы алмагачларның күбесе инде күптән корып беткән, дип ишеткән идем. Шулай да, Чәчәкле һәм Пачул халкының көзге кыраулар төшәр алдыннан исеме инде күптән тарих битләренә кереп калган «Кече Артек» бакчасыннан капчыклап алма ташыганнарын үзем беләм. Варенье да кайнаталар, кышлыкка да әзерләп куялар. Әле шуның өстенә сыерга да ашаталар икән. 
Кем уйлаган бит балаларның һәм укытучыларның никадәр хезмәте һәм куйган тырышлыгы шулай юкка чыгар, дип? Урман аланын җәннәт почмагына әйләндергән иде заманында Әнвәр абый. Ни кызганыч, кадерен генә белмәделәр шул почмакның бер өлешен тәшкил иткән алма бакчасының...   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев