Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Нәтиҗәле файдаланырга кирәк

​​​​​​​Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә бөртекле культуралар 10433 гектардан җыеп алынган.

 

Бу барлык иген культуралары мәйданнарының (бөртеккә җыеп алына торган кукурузны исәпләмичә) 26 процентын тәшкил итә.

Узган көннәрнең яңгырлы булуына карамастан, Александр Планин, Дамир Хәмидуллин, Андрей Синицын, Рафис Мөхәммәтов, Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыкларында урак әйбәт темплар белән дәвам итә. Биредә урып-җыю конвейеры төгәл һәм нәтиҗәле эшли, механизаторлар аяз, кояшлы көннәрдә югары күрсәткечләргә ирешә.

Хуҗалыкларда шулай ук көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Киләсе атнада, мәсәлән, басуларга беренче чәчү агрегатлары чыгарга тиеш. Александр Планин хуҗалыгында инде 600 гектар җир сөрелгән. Бу – иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев