Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылып бүләк отарга мөмкин

16 декабрьгә кадәр газетага очсызрак бәядән язылырга була.

Республикада инде йөз елдан артык нәшер ителә торган басмаларның берсе – 1917 елда чыга башлаган “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылу дәвам итә. Район газетасы – район тормышы, аның истәлекле вакыйгалары, лаеклы кешеләре белән якыннан таныштырып барган бердәнбер басма. Район басмасы битләрендә генә сез якыннарыгыз, туганнарыгыз, үзегез эшли торган коллектив, оешма яки хуҗалык турында язмаларны укый аласыз.

Кызыклы газетага ия булудан тыш, язылучылар бүләк тә ота ала. 18 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр газетага язылучыларыбыз арасында акция уздырыла. Төп бүләк – уенчыклар белән бизәлгән чыршы.

Реклама

Бүләк уйнатуда катнашу өчен, 25 декабрьгә кадәр почта аша яки редакцияне үзенә килеп “Новая жизнь” (Яңа тормыш”) газетасына язылып, язылу турында квитанциянең күчермәсен алып килергә яки җибәрергә кирәк.

Квитанция күчермәләрен редакциягә алып килергә, bolgar_live@tatmedia.com электрон адресына яки 8-9172867937 телефоны буенча WhatsApp аша җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев