Нәкыя Хәмидуллина: «Тыныч тормышта яшәү — үзе зур бәхет»
Балачагында фашист концлагерында тоткынлык газабын кичергән Нәкыя Хәмидуллинага 90 яшь тулды.
Авыр сугыш елларында Советлар Союзының биш миллионлап кешесе фашист концлагерьларында газап чиккән. Ни кызганыч, аларның бик азы гына исән калган. Нәкыя Ситдыйк кызы — шуларның берсе. Сакланып калган документларда язылганча, Садыйкова (кыз чагындагы фамилиясе) Нәкыя 1941 елның 8 августыннан 1945 елның 15 гыйнварына кадәр Финляндия территориясендәге концентрацион лагерьда көчләп тотылган.
Сугышка кадәр илебез хөкүмәте Карелия-Фин республикасы территориясендә буш җирләрне үзләштерү программасын тормышка ашыруга керешә. Әнә шулай Ямбакты авылындагы башка берничә гаилә белән бергә, алар күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгып китә.
Концлагерьга товар поездында бардык
— Ямбактыдан унсигез гаилә чыгып киттек дип искә ала Нәкыя апа. — Атларга утырып бардык. Булган бар терлекне үзебез белән алдык. Безне Куркиев районының Мартелло хуторындагы чик буе зонасында унаштырдылар. Махсус пропусклар белән генә керттеләр. Ленин исемендәге колхоз оешты. 1940 елда кырларны сукалап ашлык чәчтеләр, көз җиткәндә ярыйсы гына уңыш та җыеп алдылар. Яңа урынга ияләшә башлаган гына идек, көтмәгәндә сугыш башланды.
Кайгы киләсен сизеп алган халык тиз генә җыенып Россия ягына таба кузгала. Әмма ерак китә алмыйлар. 1941 елның августында аларны фин гаскәрләре чолгап ала. Әнә шулай коллык газаплары башланып китә. Хатын-кызлар һәм зуррак балаларны иртәдән эшкә куалар. Фин солдатлары әсирләрдән күз дә алмый. Кечерәк балалар качмасын өчен аларны сарайларга бикләп куйганнар. 1941 елның 22 августында әсирләрнең барысын да өсте ябулы хәрби машиналарга утыртып тимерьюл станциясенә китерәләр. Аннан товар вагоннарына шыплап тутырып, Финляндиядәге Мехикюля тирәсендә урнашкан «Тааветти» хәрби әсирләр концлагерына озаталар.
Сөйләп бетерерлек түгел
Ул чакта Нәкыя әле ун яшен тутырган гына булган. Концлагерьда күргән авырлыкларны сүз белән генә сөйләп аңлатырлык түгел. Көненә пычкы чүбе кушып пешергән 200 грамм ипи һәм сыек баланда тәмен әле дә хәтерли ул.
— Бик каты курыктык, — дип сөйли Нәкыя апа. — Берсендә әсирләрне штабельләп өеп куеп, өстебездән танк белән таптатырга җыеналар икән, дигән сүз таралды. Кайгырудан зурларның йөзе агарып чыкты, балалар бертуктамый еладылар...
Нәкыя Ситдыйк кызы лагерь территориясен әйләндереп алган чәнечкеле тимер чыбыкны, әсирләр өстеннән атлап йөргәнне, мунчада бозлы су белән юынган вакытларны, кешеләрнең күз алдында ачлыктан ничек егылып үлгәннәрен бүгенгедәй хәтерли.
Фин татарлары ярдәм иткән
Нәкыя апа әле дә булса фин татарларына рәхмәт укый. Фин диаспорасы вәкилләре концлагерьда Татарстаннан килгән тоткыннар барлыгын белгәч, аларга азык-төлек һәм киемнәр белән булыша башлаган.
Берничә гаиләне, шул исәптән Садыйковларны, ниндидер юл белән мөселман мәчете реестрына керткәннәр. Шуннан соң Нәкыяның әтисе һәм абыйсы Хельсинкидагы мех фабрикасына урнаша. Кырык бишенче елның гыйнвар урталарына кадәр фабрикада эшләгәннәр алар.
— Безне фин җиреннән ике өлешкә бүлеп чыгардылар, — дип сөйләвен дәвам итә Нәкыя апа. — Без беренчесенә эләктек һәм инде Калининград өлкәсендәге Машутино авылында көзгә кадәр яшәп тордык. Аннары Кинешмага кайту җае табылды. Берничә көннән әнинең апасыннан чакыру кәгазе килеп төште.
Әнә шулай, көч-хәл белән, Нәкыя апа туган авылына кайтып керә.
Авылда танышканнар
Нәкыя апа үзенә насыйп булган ярны Ямбактыда яшәүче туганнарына кунакка баргач очраткан. Ильяс Хәмидуллин көләч йөзле, зәңгәр күзле кызга беренче күрүдә үк гашыйк булган. Егет белән кыз арасында мәхәббәт уты кабынган. 1953 елда ул сөйгән ярын Болгарга алып кайта. Яшьләр яңа тормыш корып җибәрә. 57 ел буе пар күгәрченнәрдәй яшәгән алар, Зөһрә белән Сәвия исемле ике кыз үстергәннәр. Ильяс Нәбиулла улының кулы һәр эшкә ятып торган, нәрсәгә тотынса, шуны булдырган. Сугыш елларында комбайнга утырып ашлык суктырган ул, аннан соң ремонт-төзелеш оешмасында, шәһәрдәге ит комбинатында намус белән эшләгән. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Намуслы хезмәт өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары да бик күп.
«Яңа тормышта» — 21 ел
Нәкыя Ситдыйк кызына төрле оешмаларда эшләргә туры килгән. Лаеклы ялга исә безнең район газетасында эшләп чыккан. Узган гасырның 1969 елында тәрҗемә бүлегенә машинистка булып урнашкан.
— Хәзер редакция эше күпкә җиңеләйде, текстларны компьютерда җыялар, — ди Нәкыя апа. — Элек көннәр буе язу машинкасында басарга туры килде. Яңа санга кертелергә тиешле материалларны санаулы минутлар эчендә җыярга кушалар иде. Тиз эшлисең, дип редакторның берничә тапкыр мактаганы булды.
Әйе, элек журналистлар кулдан язган материалларны башта машинкада бастырдылар. Редактор карап һәм төзәтеп чыккач, яңадан бастырырга да туры килә иде әле. Нәкыя апа барысына да өлгергән, эшен яратып һәм күңел җылысын кушып башкарган. Ә инде бәйрәмнәрдә аның гармунда уйнап җырлавын көтеп алганнар. Татарча гына түгел, русча җырларны һәм бию көйләрен бик оста уйный ул. Әле дә булса онытмаган, күңеле тулган чакларында кулына гармун ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев