Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әнисенең эшен дәвам итә

Гөлеш авылында гомер итүче Светлана Кузьмина машина белән саву операторы булып инде егерме елга якын эшли.

Эштә ирешкән уңышлары өчен аны район Мактау тактасына керткәннәр, берничә тапкыр район алдынгылар слетында катнашкан.

Ирина Телицына

Светланага терлекчелек тармагы кечкенәдән үк яхшы таныш. Әнисе сыер савучы булып эшләгәнгә күрә, мәктәптә укыганда ук еш кына аңа ярдәм итәргә туры килгән. Шулай итеп, сөт җитештерү һәм аннан төрле азык-төлек ясау процессын кечкенәдән үк күреп һәм белеп үскән. Сыр, атланмай, каймак кебек сөт продукциясен ясау серләрен һәм бу эшнең нечкәлекләрен дә бик әйбәт белә. Кечкенә генә бозауны сыер яки үгез итү өчен терлекчеләрнең күпме тырышлык һөм көч куюлары икәне дә аңа яхшы таныш. Шулай да, иртә таңнан торып, авыр физик эш белән шөгыльләнергә кирәк булса да, Светлана терлекчелек тармагында эшләргә карар кыла. Шәһәргә китеп урнашу башына да килеп карамый, мәктәпне тәмамлагач, ул ике дә уйламыйча туган авылында калып, әнисенең эшен дәвам итәргә була.

Светлана Викторовна кечкенәдән үк әти-әнисенә барлык хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп үсә. Ә Кузьминнар абзар тулы мал-туар тоталар, зур бакча үстерәләр. Әле дә хуҗалыкларында кечкенә бозау белән инде шактый зур үгез бар. 

Светлана өчен эш көне иртәнге өчтә башланып китә. Инде сәгать дүрткә ул фермага барып җитәргә тиеш. Бүгенге көндә Светлана Викторовна Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында эшли. Сыер савучы карамагында егермедән артык савым сыер бар, аларның барысын да карап-тәрбияләп торырга кирәк. Терлекче эше шактый авыр, зур физик көч таләп итсә дә, Светлана Викторовна үз тормышыннан тулысынча канәгать. Сыерларын әйбәт караганга күрә, сөтлебикәләре сөтне дә күп бирәләр.

Үзе әйтүенчә, кышын, сыерлар бозаулый башлагач һәм аларны көненә өч тапкыр саварга туры килгән чакларда аеруча авыр була. Тик шулай да Светлана Викторовна үз эшен күңел биреп башкара һәм һәр иртә саен яраткан эшенә, сыерлары янына ашыга.        

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев