Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Никита тагын сынатмады

Россиянең самбо буенча спорт мастеры Никита Борюшкин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов призына уздырылган икенче халыкара турнирда призер исемен алды.

Октябрь башында Казанда үткән турнирда егерме биш илдән А төркемендәге ике йөздән артык спортчы катнашты. Катнашучылар арасында Израиль, Италия, Румыния, Германия, Греция, Кытай, Балтыйк буе, Грузия һәм башка илләрдән килгән көрәшчеләр бар иде. Турнир спортчыларга Европа һәм халыкара дәрәҗәдә узган ярышларда катнашу өчен рейтинг очколары җыярга, шулай ук беренче урын өчен “Халыкара класслы спорт мастеры” исемен алырга мөмкинлек бирде. 

Илебез һәм республика җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы якташыбыз йөз килограммнан артык авырлык үлчәвендә Казакъстан һәм Россия спортчылары белән бил алышканда яхшы нәтиҗә күрсәтте. Финалга чыгу өчен Никитага Франциядән килгән спортчы белән көч сынашырга туры килде һәм ул көндәшенә оттырды. Шулай итеп, ул мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелеп, Татарстан спортчылары арасында бердәнбер призер булды. Тик ни кызганыч, җибәрелгән хатасы аркасында спортчы халыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешә алмады.

Никитага диплом, медаль һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев