Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Наталья Малая: – Алмаш табылмаса, эшлим әле.

    Почта хезмәте интернетта гына була, дип уйласагыз, сез нык ялгышасыз.

     Почтальон һөнәре әле дә бар. Хәзер кешеләр газетага аз языла, хат язучылар да юк дәрәҗәсендә. Җилкәләренә аскан букчалары шактый «ябыкса» да, почтальон хезмәте бары тик мактауга гына лаек. Почта көне алдыннан «Новая жизнь» («Яңа тормыш») почтальон Наталья Малаяның бер эш көне белән танышты. 

    – Белеп торыгыз, мин хезмәт күрсәтә торган бүлек иң зурларның берсе, – дип кисәтә Наталья. – Иске Болгар белән Болгар шәһәрендә почта таратам. 10 километр чамасы килеп чыга. Тик мин күбесенчә велосипедта йөрим, шуңа зарланмыйм.
    Наталья зарланмагач, безгә дә зарлану оят инде. Почта китергәнне көтеп утырабыз. Ниһаять, залга кәгазь, типография буявы исе аңкып торган төргәкләрне кертә башлыйлар. Натальяның эш көне башланып китә.
    – Хәзер үзем участокка сортировка ясыйм да, кузгалабыз, – ди Наталья. – Шул ук вакытта җитез хәрәкәтләр белән газета-журнал, хатларны җыя.
    Почтальон сумкасы җыелып беткәч, юлга чыгабыз. Кояш кыздыра, тик кешеләр барыбер почта көтә. Башына панама кигән Наталья җитез генә педальләрне әйләндерә, йөзеннән елмаю китми. Җәйге челлә дә куркытмый аны – күнеккән инде.
    – Һава торышының ничек булуы безнең эшкә шактый комачаулый, – дип сөйли юлда барганда Наталья Малая. – Аеруча иске Болгарда көзен һәм кышын авыр була. Кайчакта шундый көчле җил чыга, менә-менә очырып китәр кебек тоела. Нишлисең инде, җылырак киенәсең дә, чыгып китәсең. Кышын велосипедта йөреп булмый, шуңа күрә ешрак җәяү йөрергә туры килә. Нихәл итмәле, күнегәсең инде.
    Болгар урамына килеп җиткәндә, бер апаның инде көтеп торганы күренә. Валя әби (исеме үзгәртелде) бер-ике авыз сүз сөйләшеп алу өчен, һәрвакыт почтальонны урамда көтеп тора.
    – Валя әби, хәлләрең ничек, - ди Наталья, почтаны биреп.
    – Безнең нәрсә булсын инде, шул өй дә, бакча.
    Апаның әйтер сүзләре бар икән әле.
    – Наташаны бик яратабыз, – дип сөйли ул. – Ачык йөзле, тәмле телле, яхшы күңелле. Элгәре кеше бер-берсенә хат язганда, почтальоннан хатлар көтә идек, хәзер инде пенсия алырга да, бераз сөйләшеп торырга гына калды, – дип елмая ул.
    Авылдагы һәр йортта диярлек пенсия алучылар бар. Наталья күбесенә акчаны өйләренә китереп бирә. Банк карталарын өлкәннәр яратып бетерми – кемдер алданудан курка, кемгәдер банкомат белән эшләү авыр тоела. Пенсия акчасын почтадан да барып алырга мөмкин, тик анда якында яшәүчеләр генә йөри. Ә Натальяның бар адресатлары диярлек ерак урамнарда яши. Шуның кадәр акча белән урам буенча йөрергә курыкмыйсыңмы, дигән сорауга ул:
    – Шулай инде, теләсә нинди хәл килеп чыгарга мөмкин. Тик мин хәвеф-хәтәр турында уйламаска тырышам. Кайсы көнне пенсия китерүебезне бер кеше дә белми бит. Хәтта пенсионерларның үзләренә дә алдан әйтеп куймыйбыз.
    Болгар урамы буйлап баруыбызны дәвам итәбез. Урамда тыныч, капка артында бер эт кенә өреп җибәрде. Башкалары җәйге челләдән ышыкта яшеренеп ята.
    – Сакчы, – дип көлә Наталья, эт өрүен ишеткәч. Мондый сакчылар эштә комачауламыймы соң, дигән сорауга:
    – Зурлары күбесенчә бәйдә тора. Ә менә вак-төяк этләр велосипед артыннан чабарга ярата, тәгәрмәч астына керергә торалар.
    Юлыбыз Болгар музей-тыюлыгы урнашкан иске Болгар аша уза. Анда да яшәүчеләр бар, чөнки үз вакытында йортларын калдырып китә алмаганнар. Почта тормышы турында азрак сөйләшергә дә вакыт табыла.
    – Почтальон булып 11 ел эшлим, – дип сөйли Наталья. – Шушы вакытта күп нәрсә үзгәрде. Элек газета-журналлар гына тарата идек, хәзер товар да ташыйбыз. Мәсәлән, бүген мин 1000 сумлык товар – шоколад, консерв, печенье, прәннек саттым. Мондый әйберләрне кибеткә йөрергә авыр булган картлар теләп ала. 
    – Шуның кадәр товарны күтәреп йөрү авырдыр бит?
    – Авыр инде, тик нишлисең. Җәен велосипедта йөргәндә җиңелрәк. Сумканы кәрзингә салам да, юлга чыгам. Эшемне яратам. Һәрвакыт саф һавада, кешеләр белән аралашасың. Кешеләр мине, мин аларны беләм. Туганнарым кебек инде. Бездә эшләргә була. Шуңа күрә яшьләр безгә эшкә килмәгәнгә аптырап та калам. Хәзер ике почтальон вакансиясе буш, ә кеше таба алмыйбыз. Ике кыз килеп караган иде, эшкә урнашмадылар. Миңа да тиздән пенсиягә чыгарга вакыт җитә. Сәламәтлек булса, әле эшләргә исәп. Алмаш килсә, яшьләр эшләсен.
    Почтальонның эш көне шул ук почта бүлегендә тәмамлана. Пенсияләр буенча отчет биреп, кирәкле бланкларны тутырганнан соң өйгә дә кайтырга ярый. Гаилә, балалар, йорт мәшәкатьләре көтә. Иртәгә исә яңадан велосипедка утырып, юлга чыгарга. Шундый инде ул – почтальон эше.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: