Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Музейлар эшләп тора

Халыкара музейлар көнендә Болгар музей-тыюлыгында “Гаҗәеп Болгар” интерактив экскурсия программасын үткәрделәр.

Бу көнне Музей урамы экспозициясен карарга килүчеләр туган ягыбызда яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мохиты белән таныштылар. Дворяннар нәселе “вәкиле” кунакларны ачык йөз белән каршылап, “Спас өязе дворяннары” музеена экскурсиягә чакырды. Ул ХVIII-ХIХ гасырдагы дворян гаиләләре традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Әби патша 1781 елда Спас шәһәре төзелүе турындагы Указны укыды,  шәһәр һәм өяз тарихы турында сөйләде. Татар халкының күренекле язучысы, якташыбыз Абдулла Алиш турында татар йорты хуҗабикәсе мавыктыргыч итеп сөйләде һәм гарәп графикасы буенча мастер-класс үткәрде. Болгарлар яшәгән чорлардан калган чәй эчү традицияләре белән “Болгар чәй йорты” музеенда таныштырдылар.
18 майда Болгар музей-тыюлыгы музейларында мавыктыргыч экскурсияләрне бушлай үткәрделәр. Бу көнне музейларда 4 меңгә якын турист булган.

Реклама

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X