Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Музейда – “Кышкы бизәкләр”

Туган якны өйрәнү музеенда "Кышкы бизәкләр" дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе ачылды. Анда җирле осталар Галина Погудина, Наталья Максимова, Людмила Федонина, Антонина Кәримуллина, Надежда Шәрипованың эшләре куелган. Алар арасында чигү үрнәкләре, каен тузыннан ясалган миниатюралар, сәйләннән үрелгән әйберләр бар. Эшләрнең барысы да кышкы табигатьнең матурлыгын чагылдыра һәм күргәзмә һәркемнең игътибарын җәлеп...

Туган якны өйрәнү музеенда "Кышкы бизәкләр" дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе ачылды.
Анда җирле осталар Галина Погудина, Наталья Максимова, Людмила Федонина, Антонина Кәримуллина, Надежда Шәрипованың эшләре куелган. Алар арасында чигү үрнәкләре, каен тузыннан ясалган миниатюралар, сәйләннән үрелгән әйберләр бар. Эшләрнең барысы да кышкы табигатьнең матурлыгын чагылдыра һәм күргәзмә һәркемнең игътибарын җәлеп итеп тора.
ТР мәдәният министрлыгының халык һөнәрләрен саклау, яңарту, өйрәнү һәм үстерү буенча программасын тормышка ашыру кысаларында, җирле осталарның иҗат эшләреннән күргәзмәләр оештыру музейда традициягә әверелде. Мәсәлән, моңа кадәр шәһәребездә яшәгән оста чигүче Валентина Горшкованың эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев