Музейда әдәби салон ачылды
БГИАМЗның Дворянлык музее территориясендә “Спас риваятьләре” дигән әдәби салон ачылды.
Бу проект Феодор Болгарский хәйрия фонды откан грант ярдәмендә тормышка ашырыла.
Салонны ачу тантанасында фонд президенты Владимир Ганичев һәм башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина катнашты. Алар яңа проект кешеләрдә китап укуга кызыксыну тудырыр, аны максатчан аудитория арасында популярлаштырыр, яшьләргә классик әсәрләрнең мәңгелек кыйммәтен һәм актуальлеген аңлатыр, дигән өмет белдерделәр.
Рәсми өлештән соң Пушкинның “Сказка о рыбаке и рыбке” әкияте буенча төшерелгән мультфильмнан өзекләр һәм сәхнәләштергән тамаша күрсәттеләр. Арина Родионовна ролен уйнаучы Людмила Микшина балаларга әкиятләрдән өзекләр укыды, сорауларын бирде. Аннары командаларга бүленеп, “Балык, кап!” конкурсын һәм саф һавада чәй эчү оештырдылар.
Проект кысаларында беренче чиратта балалар һәм яшьләр өчен берничә тематик интерактив чара уздыру, шул исәптән балаларны кызыксындырган әсәрләр һәм алардан өзекләр буенча мини-спектакльләр кую, әдәби викториналар һәм конкурслар, укылган китаплар турында фикер алышулар уздыру, әдәби әсәрләрнең экранизацияләрен карау күздә тотыла. Балалар үзләре дә проектның чараларын әзерләүгә өлеш кертә, шул исәптән спектакльләрдә уйный, викториналар һәм конкурсларны эшләүдә катнаша ала. Өлкәннәр аудиториясе өчен исә укылган китаплар буенча фикер алышуга багышланган әдәби кичәләр уздыру, аларны салонның чараларын оештыруга, шул исәптән спектакльләр өчен реквизит ясауга җәлеп итү күздә тотыла. Әдәби кичәләрдә Пушкинның “Евгений Онегин”, Тургеневның “Отцы и дети”, Толстойның “Анна Каренина”, Достоевскийның “Идиот”, Чеховның “Дама с собачкой” һәм башка классик әсәрләр тикшереләчәк.
Проектны оештыруда методик ярдәм күрсәтү йөзеннән район китапханәсе белгечләрен, гомумбелем бирү мәктәпләренең рус теле һәм әдәбияты укытучыларын җәлеп итү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев