Музейда бәйрәм
Болгар заповеднигының "Сувар" филиалы базасында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда, конкурсларда канаштылар. Филиал мөдире Нинель Садриева аларга музейларның әһәмияте турында әңгәмә оештырды. Музейга килгән балаларның барсына да татлы призлар тапшырылды. Туган як тарихы белән кызыксынучылар белән мондый очрашулар гадәттә Музейлар көнендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев