Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мул уңыш өлгерә

Иж-Борискино урта мәктәбе укучылары җәйге ял вакытында бер дә эшсез утырмыйлар.

Монда рассаданы март аенда ук үстерә башлыйлар. Үз орлыкларын кулланганга күрә, ышанычлы да була, экономия дә ясала. Шулай ук үсентеләрне тиешенчә карап-тәрбияләп торалар.
Виктор Шитовкин җитәкчелек иткән участокта тәртип әллә каян күзгә ташлана. Җәй көне монда график буенча дүртенче класстан башлап мәктәп укучылары эшли. Аларга техник хезмәткәрләр дә ярдәм итә.
Алты сутый җирдә бүген яшелчәләр өлгерә: суган, кишер, чөгендер, кәбестә матур гына үсеп килә. Кыяр һәм помидорлар да өлгерә. Кырык сутый җир биләгән бәрәңге колорадо коңгызына каршы махсус чаралар белән эшкәртелгән. Бу культураны үстергәндә җирне хәзерләүдән алып, төбен өюгә кадәр механик алым кулланалар. Участокта җиләкләр дә үсә.
Җирдә эшләп, укучылар дәресләрдә алган практик белемнәрен ныгыталар. Ә үз кулларың белән үстергән уңыш икеләтә тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИжБорискино урта мәктәбе