Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мул уңыш алдылар

Аграмак урта мәктәбе коллективы быел үз участокларында яхшы уңыш үстерделәр һәм артып калганын халыкка саттылар. Биредә мәктәп яны участогы 1,5 гектар мәйданны алып тора. Монда төрле яшелчә культуралары, җиләк - җимеш агачлары бар. Мәшәкатьләр күп булса да, кышка мул итеп төрле әйберләр әзерлиләр. Быел, мәсәлән, алма киптергәннәр, ә карлыган, чия,...

Аграмак урта мәктәбе коллективы быел үз участокларында яхшы уңыш үстерделәр һәм артып калганын халыкка саттылар.
Биредә мәктәп яны участогы 1,5 гектар мәйданны алып тора. Монда төрле яшелчә культуралары, җиләк - җимеш агачлары бар. Мәшәкатьләр күп булса да, кышка мул итеп төрле әйберләр әзерлиләр. Быел, мәсәлән, алма киптергәннәр, ә карлыган, чия, кура җиләген, кара миләшне туңдырганнар. Барлыгы 250 килограмм суган җыеп алганнар, 50 банка кыяр һәм 35 банка помидор тозлаганнар. Иртә өлгерә торган кәбестәнең дә бер өлешен тозлап куйганнар. Ташкабактан икра ясаганнар, баклажаннан салат әзерләгәннәр. Патиссонны да тозлыйлар.
Калган яшелчәләрне балалар бакчасына сатканнар.
Быел мәктәпкә бик кирәкле мотоблок һәм насос алганнар. Моннан тыш, теплицаны тәртипкә китергәннәр һәм анда кыяр белән кәбестә иртә өлгергән. Хәзер яшел петрушка белән укроп үсеп утыра.
Татьяна Солёнова җитәкчелек иткән мәктәп яны участогында иртә яздан алып, көзгә кадәр күз явын алырдай чәчәкләр үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев