Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәскәүдә күргәзмә

Болгар музей-тыюлык хезмәткәрләре бу көннәрдә Мәскәүнең "Экспоцентр" үзәк күргәзмәләр комплексында үткән 21нче Халыкара "Туризмга сәяхәт" күргәзмәсендә катнаштылар. Бу чарага инде берничә ел рәттән бөтен Россиядән һәм Европаның кайбер илләреннән туристлык тармагы вәкилләре җыела. Татарстан делегациясенә шулай ук Казан туристлык фирмалары, Алабуга, Свияжск һәм башка шәһәрләрдән республика күләмендәге әһәмияте булган музей...

Болгар музей-тыюлык хезмәткәрләре бу көннәрдә Мәскәүнең "Экспоцентр" үзәк күргәзмәләр комплексында үткән 21нче Халыкара "Туризмга сәяхәт" күргәзмәсендә катнаштылар.
Бу чарага инде берничә ел рәттән бөтен Россиядән һәм Европаның кайбер илләреннән туристлык тармагы вәкилләре җыела. Татарстан делегациясенә шулай ук Казан туристлык фирмалары, Алабуга, Свияжск һәм башка шәһәрләрдән республика күләмендәге әһәмияте булган музей вәкилләре керде.
Күргәзмәгә килүчеләр тыюлыкның үсеш буенча директор урынбасары Лилия Сафина һәм фәнни секретарь Гөлнара Бирюкова тәкъдим иткән борынгы Болгар ядкарьләре белән таныштылар. Күргәзмәдә катнашучылар хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев