Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәптә телефон кирәкме?

Агымдагы елның егерменче августында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова һәм Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Попов имзалаган гомумбелем бирү учреждениеләрендә кәрәзле элемтә куллануны регламентлый торган рәсми документ дөнья күрде.

Шушы документ нигезендә Россия төбәкәләренең барлык мәктәпләрендә укучыларның смартфон һәм телефоннар куллануын чикләргә киңәш бирелгән.

Бу яңалык турында газета укучыларыбыз нәрсә уйлый икән?

 

Наталья Егорова,

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Чистай, Спас, Әлки һәм Яңа Чишмә районнары территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– Укучыларның мәктәптә кәрәзле элемтәдән һәм төрле гаджетлардан файдалануын чикләү буенча рекомендацияләр инде урыннарга җибәрелде. Барлык мәсьәләләрне уку йортлары директорлары һәм педагогик коллектив хәл итә.

Шунысын да әйтеп үтәсем килә, мондый чикләүләр кертү бер дә җиңел түгел. Һәр мәктәптә иртән укучылардан кәрәзле телефоннарны җыеп алып, аларны саклаучы махсус билгеләнгән хезмәткәрләр булырга тиеш. Моның өчен вакыт һәм урын кирәк, шулай ук күпмедер материаль чыгымнар да таләп ителә. Карар алар файдасы өчен кабул ителсә дә, балаларның һәм ата-аналарның да күпчелеге каршы булачак.

Мәсәлән, компьютер техникасы, телефоннар, планшетлар һәм хәтта смарт-сәгатьләр дә электромагнит дулкын чыганаклары булуын һәр кеше белә. Бу дулкыннарның кеше организмына даими йогынты ясавы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Телефон һәм компьютерда уеннар уйнап, балаларның күзләренә көч килә, нәтиҗәдә күрү сәләте начарая, башы авырта, алар тиз арый. Шуңа килеп җиттек ки, хәзер балалар саф һавада уйныйсы, яшьтәшләре белән аралашасы, спорт белән шөгыльләнәсе урында телефон яки компьютерга терәлеп утыруны артыграк күрәләр. Безнең оешма хезмәткәрләре шәһәрдәге мәктәпләрнең берсендә узган уку елы ахырында уздырган анкеталаштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә. Электромагнит дулкыннарының зыяны турында әңгәмә барышында, бу хакта видеоролик күрсәткәндә дә укучыларның кайберләре кәрәзле телефоннарын кулдан ычкындырмады. Шуңа күрә мин укучыларның кәрәзле телефоннардан файдалануына каршы. Уку йортларында мәгълүмат технологияләр тармагындагы яңалыклар белән танышырга түгел, ә белем алырга кирәк.

Евгений Марянин,

шәһәрдәге беренче урта мәктәп директоры:

– Безнең мәктәптән инде берничә ел буе белем бирү процессында укучыларның кәрәзле телефоннардан файдалануын чикләү өчен чаралар күрелә. Мәсәлән, кайбер кабинетларга кергәндә укучылар телефоннарын тавышсыз режимга куеп, махсус тартмаларга салалар. Даими рәвештә укучылар, ата-аналар белән әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре уздырып, телефоннарын өйдә калдырырга үгетлибез. Шулай да төрле кешенең бу мәсьәләгә фикере төрлечә. Дөрес, ата-аналарның күпчелеге кертелгән чикләүләрнең файдалы булуын аңлый һәм балаларына да аңлатып бирә.

Мин үзем укучыларның мәктәптә телефоннардан файдалануына каршы, чөнки белем бирү процессында аның кирәге юк. Кирәкле белем һәм мәгълүмат укучыларга дәресләрдә бирелә, аларның дәреслекләре җитәрлек, мәктәп китапханәсендә барлык кирәкле китаплар бар. Ата-аналар белән элемтәгә керергә кирәк булса, мәктәптәге стационар телефон яки класс җитәкчесе аркылы да хәбәр итәргә мөмкин.

Социаль челтәрләрдә утыру, уеннар балаларны тормыш ямен күрүдән, яшьтәшләре белән аралашудан аера. Социаль әһәмиятне дә онытырга ярамый, чөнки еш кына укучылар телефоннары белән бер-берсе алдында мактана. Ә мондый мөнәсәбәтләр балаларны кимсетә, алар арасындагы дуслыкны киметә яки бөтенләй юкка чыгара. Минемчә, мәктәп укучылары әти-әниләре алып биргән кыйммәтле телефоннар белән түгел, ә укудагы, спорттагы, иҗаттагы уңышлары белән горурланырга тиеш.

Мәктәпләрдә кәрәзле элемтәне чикләү буенча рекомендация мәктәпләрдә телефон куллануны тыю турында закон кабул итүгә нигез булыр, дип ышанам. Зур проблемалар тудыра торган бу мәсьәләне бары шулай гына хәл итеп була.

Реклама

Ирина К.,

хезмәткәр (Болгар шәһәре):

– Кызыма кәрәзле телефонны мәктәпкә кергән елны ук алып бирдек. Барыбыз өчен дә телефон уенчык түгел, ә беренче чиратта элемтә чарасы. Мин баламның кая булуын, ашаганмы-юкмы, сәнгать мәктәбенә барып җиткәнме икәнен белеп торырга тиеш... Юкка-барга борчымаска, бары тик кирәк чакта һәм тәнәфесләр вакытында гына шылтыратырга тырышабыз. Мәктәптә  чакта телефонны саклауга тапшыруга мин каршы түгел. Ни дисәң дә, алар игътибарны укудан читкә юнәлдерә, бала-чага югалтырга да мөмкин...

Тулаем алганда, мәктәпләрдә кәрәзле телефоннардан файдалануны чикләүгә уңай карыйм, тик бу укучыларга гына түгел, укытучыларга да кагылсын иде. Еш кына стадионда узган физкультура дәресләрен күзәтергә туры килә. Укучылар үзләренә үзләре хуҗа, ә укытучы егемешәр минут телефонда утыра. Бассейндагы тренировкалар вакытында да шундый ук хәлне күзәтәм. Теренр кәрәзле телефонын кулыннан төшерми, күнегүләрене барышында да кем беләндер телефон аша сөйләшә. Ә ун-унике икенче класс баласы бу вакытта тирән бассейнда. Шулай эшләргә ярыймы соң?

Нурия Фәтхрахманова,

Ким урта мәктәбенең математика укытучысы:

– Мәктәптә җыелышлар үткәреп, укучыларга һәм ата-аналарга кәрәзле элемтәне чикләү буенча рекомендацияләрне җиткердек. Фикерләр аерылды: кемдер моны хуплый, кемдер каршы. Тик шунысын билгеләп үтәсе килә, хәзер укучыларда телефоннар күренми. Мәктәпкә алып килсәләр дә, алар моны яшерен рәвештә эшлиләр.

Хәзерге вакытта безнең мәктәптә 83 бала белем ала. Аларның күпчелеге Кимнан, шулай ук Тракторный, Тукайдан килеп укучылар бар. Ата-аналар балалары өчен борчыла, көн дәвамында аларга шылтыратып хәлен белә икәнен аңлыйм. Шулай да, минемчә, борчылырлык сәбәпләр юк, бер-бер хәл килеп чыкса, һәрвакыт класс җитәкчесенә шылтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Ә өйгә исә укучыларны автобус белән йөртәләр.

Хәзерге вакытта Интернет челтәре мәгълүмат алу өчен чиксез мөмкинлекләр бирә. Балаларның социаль челтәрләрдә файдалы мәгълүмат, яңа белемнәр алуы сөендерә. Тик моны дәрес һәм ял итү өчен бирелгән тәнәфес вакытында эшләү бер дә дөрес түгел. Телефоннан еш файдлана торган балаларның тынычсыз булуы да сизелә. Моңа даими рәвештә виртуаль дөньяга кереп, чынбарлыктан аерылу сәбәпче булып тора.

Снежана Егорова,

Антоновка мәктәбенең 10нчы класс укучысы:

– Башка яшьтәшләремнеке кебек, минем дә телефоным бар. Күп функцияле аппарат ярдәмендә музыка тыңларга, фотога төшерергә, Интернет челтәренә керергә мөмкин. Дусларым белән социаль челтәрләрдә аралашам, дәресләр әзерләгәндә кирәкле мәгълүматларны эзлим. Телефонны мәктәпкә алып йөрсәм дә, тәнәфес вакытында әти-әниемә шылтырату өчен генә файдаланам.

Мәктәптә телефонның кирәге юк, дигән фикер белән мин тулысынча риза. Ул укудан бүлдерә, дәрес вакытында шылтырап, башкаларга комачаулый. Мәктәпкә кергәндә кәрәзле телефонны тапшырырга яки аны бөтенләй алып йөрмәскә кушсалар, шулай эшләячәкмен дә. Тик, минемчә, мондый карар белән укучыларның күпчелеге ризалашмаячак. Букчаларга, кесәләргә яшереп, кәрәзле телефоннарны барыбер мәктәпкә алып керәчәкләр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смартфон регламент кәрәзле телефон тыю фикерләр

2
X